Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдә яшәүче якташыбызга кияве күп сөтле сыер кайтарткан

Сыерлары гел күп сөтле Мотыйгуллиннарның. Кияүләре Минзәләдән белешеп кайтарткан берсе башта җәен көненә утыз ике килограмм сөт биргән, әле дә җиленнәре тиз тула, башкаларыныкы да 25 килограмм чамасы.

Сигезенче сыйныфта ук терлекчелек тармагына эшкә килгән, техник орлыкландыручы, ферма мөдире дә булган Саим Мотыйгуллин бүген теләсә кайсы белгеч белән әңгәмә кора ала. Мал тирәсендә тәҗрибә туплаган оста сыерларына, бозауларына уколны үзе кадый, мал чалырга да кеше чакырмый.

Кара Чишмәдә гомер итүче Мотыйгуллиннар 7 сыер асрыйлар, 5 бозау симертәләр. Элек атлары да булган.

- Җәйге вакытта айга уртача 3 тонна чамасы сөт сатабыз, - ди Саим Вахит улы. –Хәзер көненә 50-60 килога якын. Быел сыерларыбыз иртәрәк ташлата башлады.

Хуҗа кеше сыерларны әле дә  көтүгә алып чыга, һава сулатып кайтара. Җәен барысын да арканга бәйли. Кызганыч, Кара Чишмә тирәсендә иркен болыннар юк. Шуңа күрә, кайткан җирләренә, улакларга кабак турап салалар, фураж да өстиләр, тоз да куялар.

- Хәзер азык запасы бар. Кирәк әйбереңне телефоннан шалтыратсаң да китереп бирәләр, - ди Саим Мотыйгулин. –Кышкылыкка 80 төргәк печән, 20 төргәк салам сатып алдык. Кирәк кадәр фуражыбыз бар. Аны, күп китертсәң, тычканнар ваклап бетерә.

Элек, барыбыз да белә, мал тоту кыенрак иде, фураж иркенлеге булмады. Бүген  халык кабак, чөгендер үстерергә дә остарды. Төрлесен биргәч, ит тә тәмле.

Малны үзе чала Саим. Моңа пычагы да аерым. 15 еллык ул. Кул пычкысыннан кисеп ясалган. Үткенләргә Нургаяз Ризвановка алып баралар. Әүвәл малны агач төяк, киртә белән күтәрсәләр, хәзер трослы, әйләндерә торган төякләр кулланалар. Алай ансат, тиз дә. Итне вакларга электрдан эшли торган кискеч-пила алганнар.

Билгеле, аларның күп вакыты сыерлар янында уза. Сөтне бит савасы, урнаштырасы бар. Шунысы яхшы, районнан бушлай бирелгән саву аппараты озак еллар көйле эшли. Абзар корырга дәүләттән 200 мең сум акча алганнар.

- Рәхмәт, сыерларга ел саен субсидия бирәләр, азык сатып алырга ул да яхшы ярдәм, - ди Саим Мотыйгуллин. –Әмма быел сөткә бәянең нык түбәнәюе кәефне төшерде. Аның килограммы һичьюгы 25 сум торса да безгә азмы-күпме файда калыр иде.

Мотыйгуллиннарның бик зур бакчалары да буш тормый. Җирне үткән еллардагы  черемә белән ашлыйлар, уңдырышлылыгын арттыралар. Әнә быелгы коры елны да 130 чиләк эре бәрәңге җыйганнар.

Иртәнге эшләр төгәлләнгәч, әби белән бабай, иркенләп чәй эчәргә утыралар. Хуҗабикә Тәслия бүген дә табынга йогурт тәме килеп торучы катык, үзе ясаган май куйды. Ят ризык та бар, абзарлары артындагы карлыган, кура җиләге куаклары арасыннан җыелган опята-баллы гөмбәсен пешереп, тозлап өлгерткәннәр. Ике чиләк бу гөмбәләр кай арада үскәндер?!

Чәйдән соң бераз буш вакыт кала. Хәер, алар өчен буш вакыт юк ул, көн дә диярлек, ирле-хатынлы кара-каршы утырып, кулларына дини китаплар алалар, гыйлем өстиләр. Саим Вахит улы Казанда, мәдрәсәдә дә укыган икән. Ходайга чын күңеленнән ышана, табына, җомга намазын калдырмый, җәйге вакытта мәчеткә барганда оныкларын да үзеннән калдырмый.

- Ходай бервакытта да ярдәменнән ташламый, үзең дә тырыш булырга кирәк, - ди иманлы, уңган якташыбыз. –Исәнлек мөһим, эшең бар икән, тамагың туя. Менә без пенсия яшенә җитмәгән әле, мал асрап, хәләл хезмәт белән көн күрәбез. Булганы җитә, байлыкка кызыкмыйбыз. Аллаһыга шөкер, бер ул, бер кыз үстердек, дүрт оныгыбыз бар.

 

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев