Кара Чишмә остасы игелек кылырга ашыга
Аңа Кара Чишмә халкы гына түгел, Туймәттән, Керкәледән, Бәркәтәдән дә киләләр. Нургаяз Ризванов пычак үткәрү остасы буларак дан казанган, аның буш вакыты бөтенләй юк.
Нәрсәсе бар инде пычак үткәрүнең – чарга тигездең дә алдың. Алай түгел икән шул, бу эшнең дә серләре, җае бар икән. Кайберәүләр үткәргән пычак, балта ише инструментлар никтер бөтенләй кисмәскә әйләнә.
–Нургаяз, пычак үткәрүне нәрсәдән башлыйбыз?
– Билгеле, чисталыктан. Пычак коры, майсыз, туры булырга тиеш. Мин үзем мал чалмыйм, әмма киштәдә бу эшкә үткенләнгән, уңайлы аерым пычак тотам. Малны бугазлау өчен аерым пычак булсын, тире салдыруга – башкасы. Пычакны сөяк ватып бозмагыз. Нәрсәдер ясарга, кисәргә, эшкәртергә гел яхшы корал кирәк.
–Кайберәүләр, үткәреп, кайрар алдыннан пычакны тозлы яки гади суда тотабыз, диләр.
– Анысын ишеткәнем юк, мин алай итмим. Пычакны әллә ничә диск-круг белән үткәрәм: башта алмаш-тилмәш тотып, тупасрагын кулланам, йөзен чыгарам, аннары тигезрәген куям. Үткәргәндә, пычакны сөзәгрәк итеп тоту сорала. Электрдан эшләүче үткәргечемнең минутка 1180 генә әйләнешле позициясе дә бар, моторын элеккеге кер юу машинасыннан алдым. Суытырга кечкенә вентилятор урнаштырдым.
–Пычакка нинди тимер яхшырак?
– Мал чала торганы хром кушылмалы корычтан булса әйбәт. Кухняда кулланыла торганына йомшаграк тимер дә кулай, аларны үткәрү дә ансат. Каты материалның йөзен чыгару кыен. Кайда гына кирәксә дә, үткен пычак белән эшләү хәерле, ул лезвие кебек булсын. Югыйсә, бар шундый кешеләр, мал муенын әллә ничә тапкыр ышкыйлар, хайванкайны азаплыйлар. Алай ярамый бит.
–Ә балтаны ничек үткен итәсе?
– Кибеттән балта алгач, башта, болгарка белән, аның йөз ягын нәзегәйтәм, аннары диск-түгәрәк белән кат-кат үткенлим.
–Пычкы да үткәрәсең икән?
– Әйе, андый заказлар да була. Монда инде кисә торган тар круг-диск тиеш. Тешләрне тирәнрәк итәм. Иттарткыч пычагын, рәшәткә дискын үткәрергә дә болгарка ипле, аны үзем агачтан ясаган станокка урнаштырып эшлим. Кечкенә детальләрне тоткычларга эләктереп үткәрәм.
Гомумән, кабатлау да кебек булыр, әмма шул хак: үткен инструмент сиңа озаграк хезмәт итә, алың белән эшләве дә рәхәт. Әйтик, иттарткыч пычагы, рәшәткә дискы еш, дөрес үткәрелә икән, ит тиз чыга, моторга көчәнеш килми.
Кара Чишмә “Кулибинының” унитазы да “серле”, аннан мич морҗасына, эченә вентилятор куелган торбалар сузылган, бу исне тышка чыгару өчен кирәк икән. Мунча миче аша узучы торбадан җылы идәнгә дә бик тиз тарала. Гади берничә сәнәктән эшләнгән, терәкле җир казыгычы көчне янга калдыра.
Миннегариф улы Нургаяз инде 12 ел пенсиядә. Ул 31 ел Әлмәттәге батырма насослар заводында хезмәт куйган: детальләр шомарткан, тимер дә эреткән. Яшь чагында, шабашкада йөреп, агач эшенә дә остарган. Моның кирәге чыгып тора, 50 ел чамасы элек, әти-әниләре исән чагында салынган өйләрен тышкы яктан бик матур иткәннәр, мунчалары, сарайлары да яңарган. Баҗасына рәхмәт, ул нык булышты, ди.
– Аллаһы Тәгалә “Изгелек итүдә ярышыгыз!” – дигән. Мин кемгәдер булышам икән, моны чын күңелдән, әҗер-сабап булсынга, бушка эшлим, түләү сорамыйм, моңардан канәгатьлек алам, - ди Нургаяз Ризванов. – Ызба бурасын күтәргәндә, безнең Кара Чишмә халкы бик игелекле, ярдәмчел бит, әниебез Оркыяның, рәхмәт яусын, 46 кеше (!) аш белән килде, дигәне истә. Андый хәл онытылмый бит. Дүрт ел элек кабат авылга күченеп кайткач, ике зиратта да көрәкләрне, башка кирәк-яракны үткәрү өчен җаваплылыкны үз өстемә алдым. Динебезне хөрмәт итәм, буш вакыт булса кулыма Коръән алам. Без алты бертуган, шулардан бишебез, хатыным Мәрьям да, хаҗ сәфәрендә булдык. Бергә җыелсак, кәеф-сафа корып утырмыйбыз, Аллаһыбыз кушканча гамәл кылабыз. Мин үзем намазны калдырмыйм, ел саен корбан чалдырырга тырышам.
62 яшьлек Нургаяз Миннегариф улы инде 42 ел тәмәке тартмый, 30 ел хәмер белән дус түгел. Хатыны, Октябрьск шәһәре кызы, аш-су остасы Мәрьям белән бер-берсен олылап гомер итәләр. Ике уллары Әлмәттә. Ул калада әти-әниләре еш була, анда квартиралары бар.
Гармунчы да икән Нургаяз, ә Мәрьям – җырчы. Зур сәхнәләргә чыкмасалар да, җырлап яшиләр.
– Кара Чишмәгә кайтып яшәвебезгә үкенмим, - ди Мәрьям. –Мондагы халык булдыклы, үткен, тапкыр сүзле, уен-көлкеле, динле, ярдәмчел, юмарт.
Соңгы вакытта Нургаяз Ризванов сәламәтлеген кайгыртуга күбрәк вакыт бүлә, инде айдан артык ылыс, әрекмән, каен гөмбәсе, кычыткан, бал, кишер яфрагы һәм тагын әллә ничә төрле үләннәр кушып ясалган төнәтмә эчеп дәвалана башлаган. Бу шөгыле белән кызыксынучылар да күп икән.
...Караңгы төшкәнче өлгерәм әле дип, оста авылдашлары алып килгән тагын бер пычкыны үткенли башлады. Үткәргеч моторының тавышы ишетелми дә, яхшы беркетелгәнгә, анда-монда шуып йөрми. Өстәмә яктырткычын да кабызып алды, күзлеген дә киеп куйды. Кабаланмады, ашыкмады. Карап торырга да рәхәт: үз көченә ышанып, яратып, пөхтә эшли. Ул шулай өйрәнгән.
Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Зур рэхмэт! Бик матур язгансыз! Нургаязнын апалары да энесе да бик талантлы, ярдэмчел. Мэрьям.
0
0