Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә авылының ветеран укытучысы Сания Мәссаровага 90 яшь тулды

60 елдан артык авыл укытучысы булып хезмәт куйган кеше ул Сания әби. Башлангыч сыйныфларда укыткан, заманында укучыларга биология, химия, татар теле серләрен дә өйрәткән.

-Шул гомердә бер баланы кыерсытмадым, җәберләмәдем, - ди Сания Һашим кызы.

-Әйе, әнине укучылар тыңлыйлар да, яраталар да иде. Тавыш күтәрми, барын да тыныч кына, сүз белән  аңлата белә иде, - ди аның улы Рәис абый.

-Ә өйдә ул нинди әни булды?- диюемә.

-Беләсезме, үз канаты астына бәпкәләрен җыеп торучы ана каз сыман: безне яклаучы, саклаучы, гел балалар, гаилә дип яшәде, - дип өстәде Рәис абый.

Сания, ире Нуриман белән,  алты бала үстергәннәр.  Олы уллары, мәрхүм  Рөстәм Нуриман улы Россиянең атказанган төзүчесе, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры булган. Рәис, Рамил да, абыйлары кебек - төзүче инженерлар, Саибә – югары белемле фармацевт, Рифкать һәм Ринат – педагоглар. Барысы да югары белемлеләр, төплеләр, тәртиплеләр.

-Әти-әнигә рәхмәт, укыттылар,  барыбыз да үз көчебез белән белем алып чыктык. 78 яшендә вафат булган әтиебез бик таләпчән, кырыс кеше иде. Алай да сүгенгәнен ишетмәдек, бер-ике сүзен әйтә дә, шул җитә. Аның безгә “профилактикасы” вакытында, әни безне яклап  катышмый, арага керми иде,  гаиләдә әти сүзе - закон. Әни әтигә юл бирде, шуңадыр да аларның үзара тавышланганнарын, әрләшкәннәрен  хәтерләмибез, - диләр юбилярның хәзер барысы да Яр Чаллыда яшәүче балалары.

Сания үзе дә гел белем эстәгән. Югары белемле ветеринар, педагогия институтында укыган.  Ислам университетында дин гыйлеме алган, аннан мәдрәсәдә укыткан.

Мөхтәрәм әни үзен карап торучы, төп йортка эзне суытмаучы балаларына рәхмәтле. Әнә алар юбилейга дип зур, мул табын корганнар. Сания Һашим кызы Мәссарованы гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова тәбрикләп, район башлыгы Рамил Айбатов котлавын һәм бүләген дә ирештерде.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев