Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Баһмановлар авылдан китмиләр

"Яшьләр авылда калмый", дип зар белдерергә яратабыз һәм моңа нинди генә сәбәпләр тапмыйбыз. Ә бит туган якларында төпләнеп калып, үз бәхетләрен туган җирдә табып, гаилә корып, тырыш хезмәт итүчеләр дә күп. Кара Чишмә авылында шундый яшь гаиләләр аз түгел, әйтик, Әнисә һәм Нәфис Баһмановлар үз бәхетләрен туган җирдә тапканнар. Аларның...

"Яшьләр авылда калмый", дип зар белдерергә яратабыз һәм моңа нинди генә сәбәпләр тапмыйбыз.

Ә бит туган якларында төпләнеп калып, үз бәхетләрен туган җирдә табып, гаилә корып, тырыш хезмәт итүчеләр дә күп. Кара Чишмә авылында шундый яшь гаиләләр аз түгел, әйтик, Әнисә һәм Нәфис Баһмановлар үз бәхетләрен туган җирдә тапканнар.
Аларның гаилә стажы күп түгел. Өч ел элек Кара Чишмә егете Нәфис күрше - Түбән Кәминкә авылы кызы Әнисә белән гаилә кора. Яшьләр, халыкта киң таралган ырымга игътибар итмичә, май аенда кавышалар һәм авылда төпләнеп калалар. Бүген инде кызлары Зиләгә ике яшь. Яшьләргә эш тә табыла - Нәфис нефтьчеләрдә, Әнисә авыл китапханәсендә - китапханәче. Ә оныкны карап - тәрбияләп торырга, алар белән бергә яшәүче әниләре Рәүзәлия апа бар.
-Авылда яшәячәгебезне белеп кияүгә чыктым, - ди Әнисә. - Шәһәрне үзем дә яратмыйм. Китәргә исәбебез дә юк. Без бит авыл балалары.
Яшьләр авыл йортын матур итеп үзгәртеп корганнар. Эчке якта да байтак эшләр башкарганнар. Заманалар үзгәрде, авыллардагы тормыш шартлары да көннән - көн яхшыра бара. Кыскасы, шәһәрдәге кебек уңайлыклар.
Нәфис тә шулай ди:
-Хәзер бит авыл урамнарында асфальт юл, газ, су өйгә кергән. Кибеттә нәрсә кирәк, шул бар, - ди әңгәмәдәшем. - Авылда рәхәтләнеп яшәп була.
Хезмәт белән тәртипле яши белергә генә кирәк. Баһмановларның гаиләсен авыл халкы да мактап кына тора. Моңа нигез дә бар. Нәфис, бүген авылда иң кирәкле эшче һөнәрләрнең берсен - эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Авылдашларына да гел ярдәм итеп тора.
-Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллыга, эретеп ябыштыручылар курсларына барып кердем. Дөресен әйткәндә, укып чыксам да, толк булмады, - ди Нәфис. - Кайтып, "Чирмешәннефть" идарәсенә эшкә урнаштым. Бәхетемә, Лашманнан Гомәр абый Шакиров белән эшләргә туры килде. Ул миннән сварщик ясады да инде.
Кыска вакытта Нәфис үз эшенең остасына әверелә. Бу эшкә сәләте дә бардыр инде, ансыз булмас. Бүген ул мунча мичләре, капкалар, коймалар ясый. Заказлары күп.
-Әйдәгез, күрсәтәм, нинди матур зират капкасы ясап куйды Нәфис, - дип, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәдиф Халиков, баштан ук останың эше белән таныштырган иде инде.- Ул бит аны үз материалларыннан, бушлай ясады. Гомумән, алар, Нәфис тә, Әнисә дә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Тыйнак һәм игелекле кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә зират капкасы эретеп ябыштыручы Баһманов