Кара Чишмә авылыннан Мәдхия әби Сәлаховага 100 яшь тула
Мәдхия Хәниф кызы исәнлегенә зарланмый; яхшы күрә, яхшы ишетә.
Районның иң өлкән кешесе ул, 1920 нче елның 2 декабрендә ишле гаиләдә дөньяга килгән. Бүген дүрт туганыннан ул гына исән. Гомере буе колхозда эшләгән. Авылдашы, сугыш инвалиды Минталип бабай белән дүрт бала үстергәннәр. Кызганыч, алар нибары 15 ел гына бергә яшәп калалар, сугыш яралары фронтовикның гомерен нык кыстарта. Мәдхия әби 38 яшендә тол кала, дүрт баласын үзе аякка бастыра. Ана хәсрәте дә кичергән, ике баласының үлемен күрергә, аларны соңгы юлга озатырга туры килгән.
Бүген ул улы Җәүдәт, килене Мәдинә тәрбиясендә яши.
-Аллага шөкер, әни аякта йөреп тора, - ди килене Мәдинә апа. – Әле урамны еш әйләнеп кайта, күршеләргә, туганнарыбызга кереп тә хәлләрен белешеп чыга иде. Бу көннәрдә аягын бераз авырттырды, аннан соң бу коронавирус чиреннән дә куркып, хәзер бик чыгып йөрмә инде, дидек.
Аларның бергә, килен – каенана булып яшәүләренә быел 50 ел була икән.
-Әни әйткәнчә: “Сельсоветка бармадык, урамга чыкмадык”, - дип куйды гомере буе фельдшер булып эшләгән Мәдинә апа.
Олы яшенә карамастан, Мәдхия әбинең исәнлеге, күз тимәсен, әле Аллага шөкер, ишетә, күрә. Зиһеннән дә зарланмый, килеп – китүчеләрне таный. Әби бик аралашучан икән, сөйләшергә ярата. Билгеле, бер гасыр гомер иткән кешенең сөйләр сүзе дә бардыр.
-Әни намазны да калдырмый, - ди тиздән үзе дә 75 яшен тутыручы Мәдинә апа. – Телевизор карый, аеруча “Башваткыч”ны ярата, “Поле чудес”, “Җырлыйк әле” тапшыруларын да үз итә.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев