Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә авылыннан Минсылу әби Дим буйларын сагына

Кара Чишмә авылыннан Минсылу әби Таһирова кызы һәм кияве тәрбиясендә тормышның матурлыгына шатланып, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яши. 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә аны бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм район башлыгы...

Кара Чишмә авылыннан Минсылу әби Таһирова кызы һәм кияве тәрбиясендә тормышның матурлыгына шатланып, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яши.

90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә аны бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләкләрен тапшырды.
Башкортостан кызы Минсылу белән Кара Чишмә егете Госман Свердловск шәһәрендә танышып кавышалар. Яшь гаилә баракларда яшәп, кабель заводында эшлиләр. 1957 елда Госман абыйның туган авылына кайтып төпләнәләр.
-Салам түбәле бер иске йортка урнаштык, яңгыр яуганда түбәдән су үтә иде, - дип искә ала ул елларны Минсылу әбинең кызы Асия апа. - Аннан соң әти белән әни яңа нигездә йорт төзеделәр.
Минсылу әбигә тормыш авырлыкларын бик яшьли татырга туры килә. 1944 елда 18 яшьлек кызны, башка яшьтәшләре белән, Чиләбегә тимер юл төзелешенә җибәрәләр.
-Урамда 30-40 градус салкын, без кәйләләр белән җир казыйбыз, вагоннардан таш, шпаллар бушатабыз, эш бик авыр иде, - ди Минсылу әби. - Яшәвебез палаткаларда, аны җылыту өчен уртада зур чәйнек белән су кайнап утыра. Ашарга такы-токы, кәбестә шулпасы белән бер телем әремле арыш ипие. Шул әрем тәме бүген дә авызымда сыман.
Сугыш елларында яшь кызларга торф чыгарырга, төзелешләрдә дә эшләргә туры килә.
-Кара Чишмәгә кайткач гектарлап чөгендер иктек. Яздан алып көзгә кадәр механизаторларга аш пешердем, - дип үткән гомерен искә төшерә юбиляр.
Таһировларның Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән бердәнбер кызлары Асия белән кияүләре Насыйх 3 ел элек авылга, Минсылу әби янына кайтып төпләнәләр. Кызганыч, әтиләре яшьли - 62 яшендә үк үлә. Заманында оныкларын үстерешкән Минсылу әби бүген балалары тәрбиясенә мохтаҗ.
-Әни инде урамга чыгып йөри алмый, аяклары авырта, колагы да сагайды. Шулай да юбилейга Башкортостаннан туганнары кайткач, Дим буйларында бер йөрисе иде, дип куйды. Туган якларын еш искә төшерә, сагына ул, - ди Асия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә Юбилейлар Дим буйлары Минсылу