Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкинога Чистайдан француз бәрәне алып кайтканнар

Сулагаевлар озын колаклы яңа хайваннарын Чистай шәһәреннән, бер фермердан алып кайтканнар.

Бәрән дисәләр дә, француз бәрәне токымлы йорт куяны булып чыкты. Әлеге төр йорт хайваннарыннан алар озын колаклары белән генә аерылып торалар.  Бургунд куяны дигәннәре җирән (рыжий) төстә.

Гомумән, Андрей һәм  Екатерина Сулагаевлар йорт куяннарын заманында 200 башка ук җиткергәннәр, дөрес, хәзер аларның санын бераз киметкәннәр, 85кә калдырганнар.

- Яңа куяннарыбыз исә: француз бәрәннәре кешедән курыкмыйлар, кулга килергә генә торалар; бургунд җирәннәренә нәрсә бирәсең – шуны ашыйлар, - ди хуҗабикә  Екатерина Парфеновна. – Нефтьче булып эшләүче  ирем Андрей аларны карарга “үлеп китә” инде: читлекләр ясый, ашата, эчертә, асларын чистарта - мәш килә. Шулар өчен әнә абзарны да зурайтты.

Сулагаевларда куяннарны электән үк тотканнар. Әти-әниләре Анастасия Николаевна һәм хәзер инде мәрхүм Михаил Михайлович  күп асраганнар аларны.

- Әлеге йортка килен булып төшкәндә, 25 ел элек, йортта куяннар бар иде инде, бу хайваннарны миңа кадәр дә шактый еллар асраганнар. Ул вакытта бит куяннарның тиреләрен җыялар иде, каената белән каенана аларны капчыклап тапшырдылар, - ди Екатерина Сулагаева.

- Ите ошыймы соң? – диюемә:

- Куян ите тәмле, йомшак. Мин гадәттә  аның итеннән пилмән, кәтлитләр ясыйм,  түшкәсен маринадлап духовкада да пешерәм, - диде хуҗабикә.

Сулагаевлар - уңган гаилә. Кош-кортны да күп асрыйлар, быел 39 каз, 40 үрдәк үстергәннәр. Аларны туганнар белән өмә ясап йолкыйлар икән.

Екатерина Сулагаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев