Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкино авылыннан 90 яшьлек Нина Иванова юбилее кунакларына җырлап-биеп күрсәтте

Ивашкино авылыннан Нина Иванова шактый еллар авылда, колхозда терлекчелектә хезмәт куйган, төрле эшләргә йөргән, дуңгызлар, сарыклар үрчеткән.

Гектар-гектар чөгендер сирәкләүләр дә, билгеле,  аны да читләтеп узмаган. Шушы якташыбызга  күптән түгел 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы  урынбасары Надежда Гомәрова да тәбрикләде һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау ирештерде, бүләкләр тапшырды.

- Әни андый игътибарны көтмәгән иде, кунаклар килүенә бик шатланды, - ди Нина Николаевнаның кызы   Елизавета. – Соңыннан табынга күршеләр дә керде. Мин гармунда уйнадым, әни җырлады, ул безнең җырларга, биергә бик ярата.

Елизавета  Кузьминична әнисен инде биш еллап кышкылыкка үзе янына шәһәргә алып китә, ә җәйләрен алар авылга кайтып торалар.

Екатерина Назимова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев