Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкино авылы элемтә бүлекчәсенең элеккеге начальнигы газетасыз тора алмый

Мин почта тартмасында район газетасы булмавын күз алдына да китерә алмыйм, авылдашлар арасында беренчеләрдән булып район хәбәрләре белән танышырга күнеккәнмен.

34 ел Ивашкино элемтә бүлекчәсе начальнигы булып эшләдем. Матбугат басмалары килүгә дә, тиз-тиз генә булса да, “Наш Черемшан”ны караштырып чыгам, ә инде өйгә кайткач аны тагын бер кат укый идем. Бүген дә район газетасын көтеп алам һәм матбугатка языла башлау белән элемтә бүлекчәсенә барып квитанция тутырам. Бу электән килгән гадәт. Райондагы барлык яңалыкларны “Наш Черемшан” аша белеп торабыз. Бу басма чирмешәнлеләрнең барысына да кызыклыдыр дип уйлыйм.

Хат ташучының эше нинди җаваплы икәнен беләм, рәхмәт аларга, бездә матбугат басмаларын көнендә тараталар.

Элек ике авылга (Әккәрәй, Ивашкино) 1000ләп данә матбугат басмасына языла иделәр, ял көннәре дә атнага бер көн генә эләкте. Без дә газета укучыларыбызга матбугат басмаларын, хатларны, телеграммаларны вакытында илтеп җиткердек.

Федосия Степченко.

Ивашкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев