Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкинода яшәүче Кудряшовлар дүрт бала үстерәләр

Быел, гыйнвар аенда дөньяга килгән Степан Кудряшовның аягы җиңел булган, узган 11 айда әлеге җирлектә 12 бала туган, ягъни 2020дәгедән дә өчкә күбрәк.

Тиздән бер яше тулачак Степан исә зуп-зур, йөреш-ходунки ярдәмендә, үрмәләп тә, бүлмә буйлап йөри, мөстәкыйль ике-өч адым атлый, инде 8 теше дә чыккан.

-Кечкенәбез ит, кабактан пешерелгән ризыкларны, боткаларны яратып ашый, - ди әниләре Ольга Юрьевна. –Тыныч йоклый, апалары янында рәхәтләнеп уенчыклар белән уйный.

Кудряшовлар – ишле гаилә. Степанга кадәр, бер-бер артлы, өч бала алып кайтканнар: Сергей – алты, Ева – биш, ә Катя өч яшьтә. Барысы да балалар бакчасына йөриләр. Шөкер, әти-әниләре каядыр китсә, сабыйларны, бу өйдә бергә яшәүче әбиләре һәм бабайлары карап тора, аларны кулларыннан да төшермиләр.

-Каенатам, каенанам булгач бик рәхәт, - ди Ольга. –Мин бит әле мәктәпкә эшкә дә баргалыйм. Дөрес, дәресләрем күп түгел, атнага берничә көн генә.

Ольга Кудряшова югары белемле музыка белгече, шул фәннән укыта. Төп уен коралы – фортепиано. Өйләрендә дә бар ул, аңарда уйнап алгалый. Андый чакта барча балалары фортепиано янына җыелалар, үзләренчә көйгә дә кушылалар.

Степанны, кардәшләреннән алынган, моңа кадәр дистәләрчә бала тирбәлеп үскән агач, ипле бишеккә салып та йоклаталар.

Гаилә башлыгы Алексей Сергеевич нефтьчеләрдә эшли икән, мастер, иртүк эшкә чыгып китә. Анда-монда ул машинада йөртә. Әле бүген дә олы улы белән Казанга киткәннәр.

-Машинабыз начар түгел, әмма кечерәк, безгә, ишле гаиләгә, инде җиде урынлы машина кирәк, - дип елмая Ольга Кудряшова. –Коляскабыз бар, аның берсе дә җитә, хәзер бит олырак балаларыбыз үзләре йөрерлек булып үстеләр, мәшәкатьләр азайды.

Ишле гаиләдә автомат кер юу машинасын көненә бишәр тапкыр да кабызалар. Балаларның өс-башлары гел чиста.

Аларда кунаклар да еш була, оныкларын сагынып, Ольганың Ивашкинода ук яшәүче әти-әнисе дә еш киләләр. Ольганың дүрт туганы бар, Алексейның – ике.

Степанның бер яшьлек “юбилеена” табын көйләми калмаслар. Балаларның туган көннәрен үткәреп торалар. Кызык бит, Кудряшовларның өч баласы сентябрь “җимешләре”, әниләре, бер бабайлары да шул айда туганнар. Кайчак, эш кызу булса, ике туган көнне берләштереп бәйрәм итәләр.

Гаиләнең чыгымнары да байтак. Бу яктан дәүләт ярдәме булу яхшы. Өченче балалары тугач,  Кудряшовларга 100 мең, аннары 450 мең сум акча биргәннәр. Ипотекаларын шулар хисабына каплаганнар. Ана капиталы да кулланылган. Бүген балаларга пособие алалар, алда язылганча, әти-әниләре эшләп тә акча табалар. Әби-бабай да тик торганнардан түгел, Сергей Ильич Кудряшов инде дистә елдан артык гектар-гектар мәйданда яшелчәләр үстерә. Быел да суган, бәрәңге, кишерләрен күптән урнаштырганнар. Сезон вакытында, бу гаиләдә озак йокламыйлар.

...Вакыты җитте, Степанны бишеккә салдылар. Комачауламыйк, рәхәтләнеп йокласын!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев