Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкинода яшәүче Кудряшовлар гаиләсе газетасыз тора алмый

Ивашкинода яшәүче Вера Кудряшова «Подписка өчен Ipad!» бәйгесендә катнашып, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең бүләгенә лаек булды. Канцелярия товарлары җыелмасын аңа "Безнең Чирмешән" газетасының баш редакторы Кадыйр Гомәров тапшырды. -Почтаны район газетасы белән танышудан башлыйбыз,- ди 82 яшьлек Вера Гордеевна.-Аның бит исеме дә мәгънәле, якын - "Безнең Чирмешән". -Кем беренче "эләктерә", газетаны...

Ивашкинода яшәүче Вера Кудряшова «Подписка өчен Ipad!» бәйгесендә катнашып, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең бүләгенә лаек булды.

Канцелярия товарлары җыелмасын аңа "Безнең Чирмешән" газетасының баш редакторы Кадыйр Гомәров тапшырды.
-Почтаны район газетасы белән танышудан башлыйбыз,- ди 82 яшьлек Вера Гордеевна.-Аның бит исеме дә мәгънәле, якын - "Безнең Чирмешән".
-Кем беренче "эләктерә", газетаны шул укый. Бер башлагач укып бетермичә туктамыйбыз, - дип аның сүзләренә кушылды йорт башы Владимир Тимофеевич. - Анда яңалык күп. "Сувар"да үзебезнең чуваш халкы, гореф-гадәтләребез турында күп язалар. Кайвакыт районыбыздан да материаллар басыла.
"Чаян"ны да якын итәләр Кудряшовлар. Әлеге журнал кәефне күтәренке тотарга, көндәлек мәшәкатьләрне онытып торырга булыша.
-Әле кичә "почтаны" югалтып тордык. Почта ящигын әллә ничә тапкыр чыгып карадым, гел буш, - ди Владимир Кудряшов. - Баксаң, пенсия акчасы китергән дә, хат ташучыбыз газеталарны өйдә үк өстәл кырыена куеп калдырган икән.
Матбугат белән даими танышып барырга буш вакытлары күп Кудряшовларның. Үзләре салган кирпеч йортта бар да уңайлы: су, бәдрәф эчтә, газны кирәк кадәр, рәхәтләнеп яндыр. Пенсияне айныкын-айга китерәләр. Үзеңнеке тәмлерәк дип, Вера Гордеевна күмәчләрне дә үзе сала. Аш-суга оста ул.
Ире бригадир, авыл Советы рәисе чагында бу йорттан кунаклар өзелмәгән, сый-хөрмәтне кызганмаганнар. Бер елны, семинардан соң биш-алты кеше чәйгә керер, дип эшкә киткән Владимир Тимофеевич ул чакта кеп-кечкенә өйгә утызлап кеше алып кайта. Хәер, андый хәлләргә күнеккән хуҗабикә өстәлне тәм-том белән тутыру җаен таба.
Күптән түгел Кудряшовлар янә гөр килеп алганнар. Чаллыда яшәүче уллары Юрийны хатыны Надеждага 50 яшь тулган. Авылдагы өйне бизәп, киленнәренең юбилеен зурлап үткәргәннәр.
Дүрт кыз, бер малай, игелекле кияү-киленнәр әти-әни янында, төп нигездә, еш булалар икән. 13 онык та кадерле, тансык кунак.
Инде 53 ел бергә тату яшәүче, әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган Владимир һәм Вера Кудряшовларның, аның да әтисе сугыш ветераны, иң зур теләге шул - Ходай тәгалә исәнлек, тигезлек бирсен иде.
Бу йортта хат ташучы әллә ничә газета калдырып китә. Кудряшовлар тиздән яңалыкларны ноутбуктан да укый башламакчылар. Әлеге замана техникасын уллары Юрий алып кайтып биргән. Аны ничек эшләтүне балалар, оныклар ничек тә өйрәтер әле.
Шулай да Владимир Тимофеевич һәм Вера Гордеевна газеталардан аерылырга җыенмыйлар, матбугат басмалары алар өчен тансык ризык кебек.
Быел бәйгенең төп бүләген - Айпадны Актаныш районының Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиевка тапшырганнар. Ул 2015 елның беренче яртысында алдыру өчен, "Татмедиа" басмаларына 5449 сумлык заказ оформить иткән.
"Подписка өчен Ipad!" ның тагын өч җиңүчесе санлы фотоаппаратлар, ә 50 кеше - квитанцияләрен иң беренче җибәрүчеләр - "Татмедиа" басмаларына актив язылучылар кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.
Үткән елдагы белән чагыштырганда, быел бу бәйгедә катнашучылар ике тапкыр күбәйгән.
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте 99 газета һәм 21 журнал чыгара, аның составында 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар бар. «Подписка өчен Ipad!» бәйгесе киләчәктә дә дәвам итәчәк. "Татмедиа" басмаларына алдагы яртыеллыкка бүген үк, узган яртыеллыктагы бәядән язылып була.
Бәйге җиңүчеләре турында тулырак мәгълүмат www.tatmedia.ru сайтында.
Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Ивашкино авылы. подписка