Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Иван-чәй ясап караганыгыз бармы? Шешминкада яшәүче Татьяна Юрина киңәшләре

Шешминка авылында яшәүче Татьяна Юринаның бу көннәрдә эше бик күп. Бер яктан җиләк-җимеш өлгергән вакыт, икенчедән иван-чәй үләненнән кышка җитәрлек чәй ясап калырга да кирәк.

Әлеге үсемлек якташыбызның бакчасында ук үсә. Аның ике исеме бар: тар яфраклы иван-чәй һәм кипрей. Иван-чәйнең туры һәм шактый юан сабак озынлыгы 200 см га да җитәргә мөмкин. Аста тар, озын, ачык яшел төстәге яфраклар урнашкан, ә өстә – алсу-шәмәхә төстә чәчәк чуклары. Әлеге үләнне безнең якларда еш очратырга була. 

Галимнәр иван-чәйне уникаль үсемлек дип саный, чөнки анда башка үсемлекләрдә булмаган күп кенә файдалы матдәләр бар. Барыннан да элек бу үсемлектә С витамины бик күп. Аннары В төркеменә керүче витаминнар - органик кислоталар, пектин, лектиннар, гал кислотасы, дубиль матдәләр, тимер, бакыр, марганец, калий, кальций, фосфор һәм башкалар бар. Яфракларында булган матдәләр ялкынсынуга каршы яхшы дәва. Орлыгында май бар.  

Нәкъ июль аенда аны җыеп, чәй эзерлиләр икән. Ләкин бу эшнең дә үз нечкәлекләре бар. Алар турында Татьяна Дмитриевна безгә җентекләп сөйләде.

-Җыю өчен иң кулай вакыт булып июль ае санала, ягъни чәчәге яртылаш ачылган вакытта. җыелган яфракларны бер-ике көн киптерергә кирәк. Аннары мин аларны, телевизор каршына утырып, учта уам һәм берәр савытка салып дымлы тукыма ябып, 25 градус тирәсе һава температурасы булган бүлмәдә тәүлек ярымга калдырам. Килеп чыккан составны җәеп киптерәм. Нәтиҗәдә коңгырт төстәге масса килеп чыга, нәкъ менә шуны чәй буларак кулланалар да инде. Әлеге составны пластик яисә пыяла банкаларда нык итеп ябылган килеш саклыйлар. Саклау урыны караңгы һәм салкынча булырга тиеш, - диде хуҗабикә.

Бер пешергән иван-чәй ике-өч көн буена сихәтен югалтмыйча саклана икән. Төсе дә, кара чәйнеке кебек, бик матур булып чыга.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев