Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән Минзада әби: әтине көттек-көттек – кайтмады

Минзада Сафина 6 яшьлек чагында әтисен фронтка озатып калган

Югары Кәминкә авылыннан 90 яшьлек Минзада Сафина әтисен Бөек Ватан сугышына озатканын әле дә яхшы хәтерли.

-Ул вакытта миңа 6 яшь булган. Ат арбасына утырып, әтине авыл кырыена кадәр озата бардым. Аннан әти: “Адашырсың”, дип мине төшереп калдырды. Шуннан аны көттек-көттек – кайтмады, - дип сөйли бүген Минзада Әбүбәкер кызы.

Аларны – 8 баланы – әнисе берүзе аякка бастыра. Гаилә башлыгы сугышка киткәндә, иң кечкенә балалары дүрт көнлек кенә булып калган бит. Күптән түгел 90 яшьлеген үткәргән Минзада әби шуларны искә алды.

-Газап-михнәтләрне, черегән бәрәңгеләрне, ятимлекне сөйлисем килми. Бүген матур яшибез. Үзем гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләдем, - ди юбиляр. –Гел алдынгы булдым, иңемнән кызыл вымпел төшмәде. Ул бүләкләрне – күлмәк, яулыкларны һәр көнне алган кебек иде.

Менә шундый уңган якташыбызның туган көненә район башлыгы Рамил Айбатов та котлавын, бүләген җибәргән. Аларны юбилярга районның социаль яклау, социаль ярдәм күрсәтү хезмәте җитәкчеләре тапшырды.

Минзада һәм Сәгыйть (мәрхүм) Сафиннар дүрт бала үстергәннәр. Минзада әби бүген улы Альберт, килене Резидә белән зур, матур йортта гомер итә. Килен белән каенананың серләре килешкән. Әниләре әле былтыр да бакчада бәрәңге чүпләшеп йөргән.

-Күңелем яшь әле, бу арада гына әллә нәрсә исәнлегем китте кебек – эшләп булмый, - ди 90 яшьлек Минзада әби елмаеп.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев