Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкә, Яшәүче, Әмир әбиләре тормыштан канәгать

Алар элек күршеләр булып, бик тату яшәгәннәр. Әле дә араларында сукмак өзелми. Бүген Сания (Мингаян) Галиева 90 яшен тутырган Саибә апа Шәйдуллина мәҗлесенә шигырь язып, җәймәгә кадәр пешереп килгән.

-Сабыр, уңган, кешелекле ул Саибә апа, - ди Югары Кәминкәдә гомер итүче Сания Галиева. -Башкасын әйтмим дә, яшьрәк идек бит, кайчак, көтүгә тора алмасак та, безне ул уятканы хәтердә. Яңа урында йорт салып күченсәләр дә, һаман хәл белешеп торабыз.

Елховый кызы Саибә апа. Инде 70 елга якын Югары Кәминкәдә. Үткән тормышыннан канәгать. Биш баласы әле дә исән-сау булу - үзе үк бәхет. Ире Гомәр генә бу көннәргә җитә алмаган.

-Яшь чакта хыялың нинди иде, дисезме? Туйганчы ашау. Шөкер, хәзер тамак тук. Бу тормышны калдырып китәсе дә килми. Янымда гел яхшы кешеләр, яхшы күршеләр булды. Балаларым бик тәртипле, тәүфыйклы, рәхмәт яусын, - ди ветеран. -Беркайчан больницага бармадым.

Әллә кайларга йомышы төшмәгән аның. Кыз чагында апасы янында – Кемеревода гына бераз торган, өстен-башын җайлап кайткан.

-Әнинең озын гомерле булуы, үзе әйтүенчә, игелекле, ярдәмчел кешеләрдән дә килә, - ди якташыбызның Лашманда яшәүче кызы Сания. -Ул бит мәктәптә дә укымаган, хәреф танырга абыйсы өйрәткән. Үзлегеннән барын да үзләштергән. Әле дә үзен үзе карап торуына сөенәбез. Ашарга пешерә, көн дә диярлек тәмле шулпа өлгертә. Чәйгә чишмә суы кайнатып эчте. Кибеткә дә барып кайта.

Чисталык ярата, пөхтә кеше Саибә Сәүбак кызы, йорт янында чүп үләннәренә көн юк.

Коръәнне дә кулыннан төшерми, намазны да калдырмый.

Бүген аны хөрмәтләп мул табын көйләүләре, районнан да килеп котлаулары өчен күңеле булды ветеранның, “Орчык кадәр генә бит мин, ә ничек зурладыгыз”, - диде ул. әллә ничә мәртәбә: “Язсаң, 95кә дә җыелырлык итеп яз инде, улым!” - дип тә көлдерде.

Юбилярны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да котладылар, аңа район башлыгы Рамил Айбатовның теләкләрен ирештерделәр, бүләген тапшырдылар. Яшәүчедән Разыя Шараповага, Әмирдән Миңнегөлсем Срутдиновага да, 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан, шундый хөрмәт күрсәтелде. Ветераннарны авыл җирлекләре башлыклары да котлады.

Кадерле кунак кебек

Разыя Хәйретдин кызы Шарапова Яшәүчедә иң өлкән кеше. Дүрт кыз, ике малайның кадерле әнисе. Тормышына шөкрана кылып, Аллаһыны зурлап яши.

-Әни барыбызны да эшкә, тормыш итәргә өйрәтеп үстерде, - ди кызы Рушания.

Разыя әбинең ире Галимҗан элеккеге Саклыкныкы булгач, ул бистәдә дә шактый торганнар, алты балаларының бишесе шунда туган. Бүгенге мәҗлестә күбрәк менә шушы Саклыкта үткән елларны искә төшереп сөйләделәр. Мал-туар асрап, җитеш тормышта яшәгәннәр. Саклыктан иң соңыннан күченеп китүчеләр алар һәм Ибни бабайлар булган. Инде нигезләре дә калмаган, әмма кайчандыр гөрләп торган бистәгә бармыйча тормыйлар.

Бүген Разыя апа Бөгелмәдә, анда кыш чыга. Ә болай төп яшәү урыны Яшәүчедә. Тизрәк яз гына җитсен, ул кабат үз өенә кайтуны түземсезләнеп көтә. Хәер, Бөгелмәдәге кызы, кияве янында да кадерле кунак кебек, башка балалары да әниләрен кайгыртып яшиләр.

Сыйлы мәҗлестә бик күп хатирәләр яңарды. Разыя әбинең 18 яшендә кияүгә киткәнен дә белдек. Ул вакытта бу табигый хәл санала, аны ат чанасына утыртып, урлап алып китәләр.

-Тормышым зарланырлык түгел, - ди Яшәүче ветераны. -Колаклар гына начар ишетә, теш алдырганнан соң шулай булып калды. Инде аппарат киеп йөрим.

Разыя әбиләрнең тыштан кечкенә генә күренгән ямьле өйләре бүген нурга күмелде: балалары, оныклары кайтты, Коръән ашы уздырдылар. Юбиляр, барын да тыңлап, ишетеп, түр башында утырды.

Җырлап яши

Миңнегөлсем Харис кызы Срутдинова. Алар байтак еллар Казахстанда торганнар. Бездә юклык чак бит, бәхет эзләп, кемнәр генә, кая гына барып сыенмаган адәм баласы.

-Дөресен әйтим, туган авылым Кызыл Ярны алай ук сагынмыйм, ә менә Казахстан гел истә, - ди инде Әмирдә гомер итүче якташыбыз. -Ватаныбызга вакытында кайтылды анысы.

Алар егермегә якын сыер, бозау асраганнар. Югары Кәминкәдә туган Миндар абый бик үткен, уңган кеше иде, гаиләсен җитеш тормышта яшәтә.

-1993 елда Әмирдә йорт сатып алдык, - ди Срутдиновларның иң өлкән уллары Гомәр. –Монда да мал байтак иде, ат та асрадык. Халык яхшы биредә.

Сүз уңаеннан. Гомәр Миндар улы бик ярдәмчел, игелекле ир-ат.

-Өмә булсынмы, башка ашыгыч эшме, Гомәр абый гел алда, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

Миңнегөлсем апаның бер кызы Гөлзифа күршедә генә, гаиләсе белән, рәхмәт яусын, алар әниләренә гел булышып, хәлен белешеп торалар.

-Вакытны ничек уздарасың? – дим шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үткән юбилярга.

-Җырлыйм мин. Үзем белгән, отып калган такмаклар да көйлим, - ди Миңнегөлсем Харис кызы.

Шушы көннәрдә Срутдиновларда янә юбилей мәҗлесе була. Балалар, алар алтау, оныклар, оныкчыклар зур табында әбиләренә теләкләрен җиткерерләр.

-Уйлаштык та, бәйрәмне барыбызга да җайлы вакытта үткәрергә килештек, - ди –Миңнегөлсем апа янында яшәүче, аны тәрбия кылучы Гомәр абый.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев