Югары Чегодайдан 95 яшьлек Зөләйха әби кунаклар җыйды
”Югары Чегодай авылыннан Зөләйха Кәримовага узган атнада 95 яшь тулды. Юбилее белән котларга килүчеләрнең үзләренә дә озын гомер теләде ул.
-Сез шактый нужа күргән, колхоз эшендә күп тир түккән буын вәкиле. Балаларыгызның бүгенгедәй шушы кадер-хөрмәтен тоеп, саулыкта-сәламәтлектә тагын яшәргә насыйп булсын, - диде Зөләйха Шакирҗан кызын туган көне белән котларга килгән район башлыгы Рамил Айбатов.
Рамил Тәлгать улы юбиляр әбине бүләкләре белән дә сөендерде.
Зөләйха күрше Самара өлкәсенең Денис авылы кызы. Югары Чегодай егете Минәхмәт белән гаилә корып, алар биш бала үстергәннәр. Икесе дә колхозда хезмәт куйганнар: Зөләйха әби әйтмешли, “рәт эшендә”, кая кушсалар – шунда эшләгәннәр.
-И, и, балакаем, исәпләсәң, исең-акылың китәрлек, әллә яшәдек, әллә юк. Гомер бик тиз узды. Бабаң белән 60 ел яшәдек. Балаларыбыз бик яхшы булды, - диде Зөләйха әби.
-Көнеңне ничек үткәрәсең соң? - дигәч.
-Утырам инде шулай узганнарның астын-өскә китереп, - дип шаяртып алды ул.
Кәримовлар балаларының бүген өчесе исән-сау. Берсе Түбән Камада яши. Каршы йортта гына кызы Әлфия төпләнгән, әнисе янында күбрәк ул була, ул – төп караучы. Чирмешәндә яшәүче улы Тәлгать, килене Венера да төп йортка еш кайтып йөриләр. Әнә әниләренең юбилеена зур торт пешереп кайтканнар, туган көнгә табыны өстәл сыгылырлык тәм-том, ризык әзерләгәннәр. Өйгә тәмле бәлеш исе дә таралды.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев