Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодай ветераннары сиртмәле коедан терлекләргә су ташыйлар

Алар сугымга үгез көрәйткәннәр, аның итен урнаштырганнар да. Дүрт гаиләгә дүрт бот бүленгән.

–Үзебезгә һәм өч бала гаиләсенә озакка җитә ул, – ди 75 яшьлек ветеран Габдрахман Җиһаншин. –Малларны бергә үстерәбез, ярый әле ике улыбыз, бер кызыбыз Чирмешәндә генә торалар, эш чыкса, минуты белән Югары Чегодайга кайтып җитәләр. Алар булмаса, азык хәстәрләү дә үземә генә бик кыен.

Габдрахман Сәгыйдулла улы  иртәдән үк маллары янында. Ишегалдында казан асып, бәрәңге пешерергә куйган. Еш ут ягылгач, ул казан суынмый диярлек. Шул арада сыерларына һәм бозауларына урам яктагы сиртмәле коедан чиста, йомшак су да алып керде. Аннары малларына һәм тавыкларына ваклагычта фураж тарттырырга җыена.


Тиреләренә бер тамчы да пычрак ягылмаган, тоякларына кадәр чип-чиста бер сыерларына, ике бозауларына эчтән, тыштан да җылыткыч материал куеп томаланган абзарларын балалары белән бергә эшләгәннәр.
Азык ягыннан проблема юк икән. Авылда буш бакчалар бар, аннан соң хәзер тыкрыкларда, бакча башларында да үләннәр зур булып үсә. Бензин салып, чапкычыңны җилкәңә асып бер селтәнсәң дә чүмәләлек масса җыела. Бакчаларында кабак һәм чөгендер дә гел уңа икән. Йөк ташырга УАЗлары, мотоблоклары да бар.


Фуражны авылдагы фермердан алалар. Кызу вакытта булышкан өчен аны Габдрахман абзый кебек ветераннарга бушлай бирә ул.
Югары Чегодайда тракторда, комбайнда да хезмәт куйган Габдрахман Сәгыйдулла улы унар ел кирпеч заводында, 17 нче ПМКда да тракторга утырган. Аны бик оста мал суючы буларак та яхшы беләләр Югары Чегодайда һәм тирә-күрше авылларда. Кирпеч заводында яшәгәндә дә 5-6 баш эре мал тотканнар.
Бу гаилә 20 ел кабат Югары Чегодайда. Габдрахман абзыйның туган авылында йорт сатып алганнар.


Алар инде 56 ел бергә. Лашман кызы Минзада ире кебек үк уңган, мал җанлы. Элек колхоз фермасында сыер сауган, икмәк һәм кирпеч заводларында да эшләгән.

–Сыерлардан уңдым, – ди ветеран. –Хәзерге “Алабай” да акыллы, күп сөтле. Аңа кычкырып эндәшкәнем дә юк, сыйпап кына торам. Үзебезнеке бит, бозау чагыннан яратып үстергән мал. Ниндидер аппаратка кызыкмадым, сыерны ашыкмыйча, аның белән сөйләшә-сөйләшә, үзем савам.

Шөкер, икәү әле алар. Эш белән, әби белән бабай көн үткәнен дә сизми калалар.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев