Югары Чегодай авылыннан ветеран шофер акрынрак йөрсәң, ераграк барырсың, ди
Югары Чегодайдан “Студебекер” америка йөк машинасында йөрергә өйрәнгән Шамил Мусин үз гомерендә тагын өч йөк машинасы “туздыра”. 75 яшьлек “автобабай” әле хәзер дә улы йортындагы ЗИЛ-130 машинасын печәнгә “җигеп” чыккалый.
ГАЗ-51 белән ерак сәфәргә
-Шамил абый, шоферлыкка кызыктыгызмы?
-Авылда мәктәпне тәмамлагач, 1967 елда район военкоматы аша Лениногорскига ДОСААФка укырга җибәрделәр. Мәрхүм әти дә техникада – тракторда эшләде, шуннан кызыгу булгандыр инде.
Лениногорскида өч ай укыттылар. “Студебекер” дип аталган бортовой машинада йөрергә өйрәндек.

-Америка машинасы бит әле ул?
-Әйе, безнең ЗИЛ-157 сыманрак, шуңа охшаган. Ике арткы мостлы. Яхшы ясалган, тиз кабына, ножной стартер, я рукоятка белән полоборот: буең җитсә, бераз әйләндереп җибәрәсең – кабынып китә.
Печкасы да бар, әзрәк җылы килә инде шунда. Шул машинаның төзелешен дә, юлда йөрү тәртибен дә өйрәндек.
-Укып бетергәч...
-Нәрсә, шул, укып бетердем дә, авылга кайттым. 1969 елда армиягә киттем. Германиядә заводта эшләдек. ГАЗ–69 хәрби машиналарын капиталь ремонтлый идек, рамыннан тотынып. Безнең белән 500 гражданский немец кешесе эшләде, үзебез 140ау идек.
Лениногорскида алган белемнәргә шулар өстәлде. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәндек, анда юллар тар, бездәге кебек киң түгел иде. Сак йөрергә кирәк. II класслы “права” бирделәр, автослесарь һөнәре дә алдым. Армия – шоферлыкка зур тәҗрибә булды.
1971 елның ноябрендә кайттым. 2 атна ял иттемме икән, фермага эшкә чыгардылар.
1972 елның язында колхоз рәисе дәшеп, машинага утыртты. ГАЗ-51, иске иде, кулдан кулга күчкән. Шул ук көнне аның белән халыкка – урман ташырга.
Шуннан китте инде эшләр.
Ул вакытта бит колхозда бер көн тик тотмыйлар. Гаражлар юк: ремонт чирәмдә, я кар өстендә.
Автоинспектор Митрюхин: “Не скотину же возишь”, - диде
-ГАЗ–51 белән кайларга йөрдегез?
-Иң ерагы Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренә шифер алырга бардым, бер якка 400 километр чамасы бардыр. Шоферлар белән ярдәм итешеп йөри идек. Ватылсаң – очраучылар да булыша. Юлда машиналар хәзерге кебек күп түгел. Нигездә ГАЗ-51, ЗИЛ-130. 1974 елларда бу.
-“Газик” нинди машина иде?
-Арыш әпәе, нинди юлда да йөри, ышанычлы, гади. Салкынрак иде, кәнишне, печкасы кечсезрәк. Артык салкыннарда, алгы тәрәзәсе туңмасын өчен, яулыкка тоз салып, пыяласын шуның белән ышкый идек. Әмма ГАЗ-51 заманында – шәп техника. Стәрлетамакка хәтле барырлык булгач...
-Аварияләргә юлыкканыгыз булдымы?
-Бер тапкыр. Якау (Кече Чегодай) янында. Ул вакытта ГАЗ-53тә йөри идем. Нурлаттан капчыкларда 4 тонна шикәр комы – песок төяп кайтуым. Якау күперен чыккач, бер җиңел машина, “Жигули” иде бугай, кинәт “подрезать” итеп алга чыкты. Мин аңа бәрелмәскә теләп, тормозга бастым да, юл кырыена төшеп әйләнеп капландым. Авария кагыйдә бозу сәбәпле килеп чыкты. Юлда төрле хәл була, үзең гаепле булмасаң да, кемдер шулай “мөгез” чыгарырга мөмкин. Теге “подрезать” итүчеләр әллә салган да булганнармы, безнең әйләнеп капланганны күреп тә туктамаганнар.
-Салу дигәннән, алкоголь кулланып руль артына утыруга карашыгыз?
-Бер дә ярамый. Хәзерге техниканың күп, скоростной машиналар заманында бигрәк тә.
Хәзер штрафлар зур - эчсәң, 45 мең бит, әле лишение + имтихан бирергә. Алай да, газеталардан укып торам, руль артына эчеп утыручылар гел булып тора. Әле хатын-кызлар да. Машина йөртүчеләр шунысын онытмасыннар иде: берәрсе сиңа “килеп кереп”, синнән ис килсә – һичшиксез син гаепле. Моның белән уйнарга ярамый.
-Юлга кузгалыр алдыннан машинагызның төзеклеген карыйсызмы?
-Ничек карамыйсың, бигрәк тә зур юлга чыгар алдыннан. Моторын, тормозын, фараларын, поворотникларын – барын да тикшерәсең. Бездән шуны таләп тә итәләр иде.
-Таләп итә дигәннән, тагын сезнең замандагы данлыклы автоинспектор Митрюхинны искә алыйк.
-Әйе, ул вакытта Дмитрий Иванович районда бердәнбер автоинспектор. Ул бер үк вакытта таләпчән дә, простой да, аңлый торган да кеше иде. Миңа бер әйбергә гел бәйләнә иде. Ул вакытта бит автобуслар юк, халыкны арбада йөртәбез. Халык бит инде, нишләтәсең, утырып кына бармый, торып та баса. Шунда Митрюхин әллә ничә туктатып: “Мусин, тартмыйсың да, эчмисең дә, беләм, кара инде кузовтагыларыңны, не скотину же возишь”, дигән иде. Ул чорда халыкны Сабан туйларына, призывникларны военкоматка йөртү бар. Куркынычсызлык өчен перила – өстәмә бортлар куя идек.
Митрюхин техосмотр үткәрергә килә иде. Кожаный милиция киеменнән. Бөтенесен карый, егетләр шулай шулай йөрергә кирәк дип, җыелыш ясап аңлата. Чуваш булса да, татарча кырт иттереп сөйләшә иде. Чын инспектор булган ул. Район шоферларын биш бармагы кебек белгән.
Тауга таба ничек “обгонга” чыгасың инде?!
-Шофер эше турында яратып сөйлисез.
-Әйе, яратып эшләдем, бу дөнья күрү дә бит әле үзенә күрә. Казанга еш йөри идек. Ул вакытта техника аз, “Танкодром” тирәсе, әйтик, чип-чиста иде, бу кадәр техника юк.
-Авыл кешесенә шәһәр эчендә йөрү ансат булмагандыр әле?
-Юк инде, без – шоферлар, өйрәнгән. Белмәгәнеңне сорыйсың. Шәһәр ГАИлары бәйләнмиләр, сораганыңны, киресенчә, аңлатып ярдәм итәләр иде.
-Шоферлар дигәннән, аларның үзенә күрә бер “братство”сы бар бугай
-Юлда дуслашып, танышып бетәсең. Чордашларның күпләре әле дә исән, күрешкәндә сөйләшәбез. Иске Кади, Яңа Кади егетләре белән Нурлатка еш йөри идек. Тукайдан Нургаяз Яруллин, Әмирдән Люцир һәм Сидамит Зыятдиновлар, Мирсәет Кашапов, Лагеркадан Николай абзый, Малый Чегодайдан Женька абзый Яковлев, Чирмешәннән Кандровлар. Бик тәртипле, оста, чын шоферлар, тәҗрибәлеләр.
-Хәзер “Семерка” иярлисез
-Алты еллап иде, кулдан алган идем.
-Я, ничек, автомобильдә йөрү яшь чактагы сыманмы соң?
-Хәзер игътибарлылык күбрәк, әбиеңне утыртам да, кирәкле төшемә әкрен генә барып, йөреп кайтам. Ашыкмыйм.
-Яшьләр йөрүе ничек?
-Ашыгалар шул. Күрә торып рисковать итәләр. Берсендә тауга таба менәбез, алдымда ике йөк машинасы – фуралар. Бер яшь егет “обгонга” узды инде. Әгәр каршысына килеп чыксалар.... Аварияләр шулай була. Өч машина узарга тиеш бит бу. Нишләптер яшьләр моны уйлап бетерми. Андый хәл бер генә була. Чирмешән эчендә генә дә, шәһәрләрдән ким түгел, транспорт хәрәкәте көчле, күз ачып йомганчы артыңа әллә ничә машина тезелгән була. Һәр йортта икешәр-өчәр машина бит хәзер.
Артка биргәндә кат-кат карыйм, китү ягына, машина аз булганда, машинаны уңайлап куярга тырышам. Кайберәүләр мин беләм дидер инде, күңеле белән, күңеле белә торгандыр, ә практика юк. Тәҗрибә бик кирәк юлда.
Аннан соң, тизлек. Юлларда знакларны, ограничениеларны юкка гына куймыйлар. Әле бер көнне мәчет яныннан карап утырам, авыл эченнән очып кына узалар машиналар. Юлына җәяүле, бала килеп чыкса, Аллаһым сакламаса, берничек туктый алмый бит бу.
Тәрбия җитенкерәми, наказание-җәза белән генә булмый. Инспекторлар барын да карап бетерә алмый.
Кайберәүләр колагына телефон кыстырган, үзе рульдә, сөйләшеп бара. Игътибары юлда түгел инде аның. Сикертеп алса, кемгәдер килә дә керә, мизгел. Ну нәрсәгә? Тукта, сөйләш рәхәтләнеп.
-Игътибарлырак йөрим дисез
-Әйе, ашыкмыйм. Әнә Якау (Кече Чегодай) янында күпме авария булды. Чыгып өлгерәм диләрдер инде, юл бирмиләр, аннары һәлакәт. Ул машина ерак кебек тә, скоростнойлар, әмма момент килеп җитә. Иң яхшысы көтәргә, ашыкмаска. Кызу йөрү осталык түгел – авариясез йөрү осталык.
-Чирмешәндә куркыныч участоклар кайда сезнеңчә?
-Әйткәнемчә, шул Кече Чегодай янындагы юл чаты. Элеккеге май-сыр заводы тирәсендәге юл чатын бик игътибарлы узарга кирәк. Кайберәүләр килеп җиткәч кенә поворотнигын кабыза. Правилода язган бит, алдан “заблоговременно”, дигән. Кайберәүләр моңа карап тормый, китә дә бара.
Район үзәк больницасының “скорый”га керә торган юлы тар. Җәен ярый да, кышын уңайсыз. Шунда ук тау да менәргә кирәк бит әле.
ГАИларга ачуланмадым, гаеп миндә иде
-Автоинспекторлар туктатканы бармы?
-Бар, “Абзый, өреп кара әле” генә диләр. “Намазга соңга калдырасыз” дип көләм.
Тикшерәләр дә, абзый бар, барысы да нормально, дип җибәрәләр.
-Соңгы вакытта штраф кайчан түләдегез?
-Кайчан икән, берәр ел элек бугай. Куркынычсызлык каешын каптырмаган идем. Кибеткә чыктым да, фермага кузгалдым. Куып тоттылар: “Абзый, каешыңны каптырмагансың”, дип беркетмә төзеделәр. Ачуланмадым, нишләтәсең, мин гаепле, ачуланып нишлисең инде. Правилода язылган бит, тагарга дигән, үзебезнең куркынычсызлык өчен. Без инде ашыгабыз, янәсе.
-Мотоцикл йөрттегезме?
-Юк. Мотоцикл дигәннән, шул мотоцикллар аркасында күпме бала әрәм була, үләләр, гарипләнеп калалар. Әти-әниләрнең балаларына аны уенчык урынына алулары гаҗәп инде.
-Ничә техникада эшләдегез булды инде?
- Студебекер, ГАЗ-51, ГАЗ-53, ЗИЛ-137, УАЗ-буханка. Безнең авылда шоферлар Тәнзил абзый Гафуров, Габдрахман абзый Кыямов, Һади абзыйлар белән эшләдек.
-Кызу йөрисезме?
-Юк, иң күбе сәгатенә 70–80 км.
-Түземлелегегез җитәме?
-Җитә, 60–70 белән җай гына барам. Ул көйләп куйган кебек, газга да басмыйм бугай. Миңа җитә, кая ашыгыйм соң әле, йомышымны эшләп кайтам бит. Кызу йөрсәң, тиз генә туктап өлгерергә дә кирәк бит. “Тормозной путь” озыная. Кем әйтмешли, тихо едешь – дальше будешь.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев