Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмештән Атлас Суфиянов республика бәйгесендә катнаша

Иске Үтәмеш авылында яшәүче Суфияновлар гаиләсе “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте игълан иткән “Ә безнең ишегалдында” исемле бәйгенең муниципаль этабында җиңүче булды. Ул республика этабында район данын яклаячак.

10-13 гыйнвар көннәрендә  tatar-inform.ru и tatar-inform.tatar сайтларында тавыш бирүнең республика этабы башланачак.

14 гыйнварда тавышларның гомуми санын исәпләп, бәйгенең җиңүчеләре билгеләнәчәк. Конкурс өч номинациядә үтә: “Иң яхшы шәһәр ишегалды”, “Иң яхшы район үзәге ишегалды”, “Авыл җирлегендә иң яхшы ишегалды”.

Районда йорт яны территориясен иң матур Яңа ел бизәлешенә бәйгедә катнашучылар арасында урыннар социаль челтәрдә (ВКонтакте) тавыш бирү буенча билгеләнде.

Өен төсле утлар белән бизәгән Атлас Суфиянов турында язма бик күп лайк җыйды, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул беренче урында.

Шул ук авылдан укытучы Рафик Әхтәмов йорт янын Кыш бабай, Кар кызы һәм Куян  сыннары белән бизәп куйган. Аның иҗат җимешләрен дә райондашларыбыз югары бәяләгән. Рафик Әсхәт улы да икенче урынга лаек булды.

Авылдашлары белән беррәттән бәйгедә катнашкан 64 яшьлек Сәгыйть Каюмов сигез оныгын шатландырып, өй каршында 2023 нче елның символын – зур Куянны кардан ясап куйган, аның тирәсенә чыршылар да бастырган.

Кара Чишмә авылында яшәүче Әкрәм Мәссаровның өч метрлы кар сыннары турында, район газетасы әзерләгән материалга нигезләнеп, хәтта Татар-информ сайтында да язып чыктылар.  Муниципаль этапта ул һәм Сәгыйть Каюмов - өченче урында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев