Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш авылы терлекчеләренең 40 еллык бүләк суыткычлары әле дә “аякта”

Иске Үтәмеш авылыннан Хәким һәм Гөлсирә Вәлиуллиннар 1964 елның 7 гыйнварында, нәкъ 60 ел элек гаилә корганнар.

-Иске Үтәмеш белән Түбән Чегодай авыллары арасында, Чирмешән елгасы буенда Шарлама кизләве бар, суы шарлап, шаулап акканга шулай атаганнардыр инде. Аның янында элек терлекчелек лагере ясадылар, шунда таныштык апаң белән, - ди Хәким абый - Хәким бабай. Бүген аңа 83 яшь.

Терлекчелек дигәннән алар икесе дә гомер буе фермада, мал-туар арасында тир түккәннәр. Яхшы эшләгән өчен,  Гөлсирә апаны, ул үзе әйткәнчә,  Ленин бабай башы төшерелгән Мактау грамотасы белән бүләклиләр, бу бүләк өйдә хәзер дә кадерләп саклана.  Ә Хәким абыйга  дуңгызчылык фермасында эшләгәндәге уңышлары өчен 1983 елда бирелгән “Свияга” суыткычы әле дә “аякта”, бер ремонтламаганнар, яңа алганнарының әллә ничәсе ватылган инде, ә менә бүләк суыткыч эшли.

-ХХII партсъезд исемендәге колхозның, бигрәк тә Касыйм абый Исмәгыйлев председатель вакытта хуҗалыкның көчле чоры, дисциплина да ай-һай гына: эшләргә кирәк, чирлим дип иркәләнеп ятулар юк ул вакытта. Авылда 1954 елларда дуңгыз фермасы булганлыгы истә калган, яңаны төзегәч,  мине шушы ферманың мөдире итеп куйдылар,  25 ел шунда эшләдем. Килгәндә 500ләп дуңгыз бар иде, аны 2500 башка җиткердек, -  Хәким  Шакирҗан улы үткәннәрне искә алып.

Вәлиуллиннар өч бала -  бер кыз, ике ул үстергәннәр, бүген төп йортта төпчекләре  Илфат белән яшиләр. Бакча, хуҗалык мәшәкатьләре барына да җитәрлек, әле күптән түгел итлеккә терлек чалганнар.

-Бүген ризык күп инде. Бала чакта алабута, кычыткан, балтырган ашап үстек, әле дә исәнлекне биргән инде Ходай, -ди  Гөлсирә апа. – Хәким бабагыз яхшы булды, тавыш чыгармады, гаиләне карады, малны тапты. Ул хуҗа, без нәрсә, хатын-кызлар - ирләрнең ярдәмчеләре генә. Моны ашамыйм, тегене ашамыйм, дип сырланмады. Тормыш булгач, төрле чак була инде. Хатын-кыз сабыр булырга тиеш. Шулай 60 ел үткән: 60 ел – бер кеше гомере бит ул, иркәм, - ди Гөлсирә апа.

Шулай туры килгән, алар – сугыш чоры балалары - икесе дә ярымятим үскәннәр. Әтиләре Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнар.  Хәким абыйның әтисе Шакирҗан 1941 елда фронтка китеп үлә. Әнисе Әсма биш бала белән кала, кечесе Хәким  9 айлык кына. Гөлсирә апалар да Түбән Чегодайда дүрт бала үскәннәр, аларның да әтиләре сугыштан кайтмаган. Мохтар Мостафин танкист булган, кызы әйтүенчә, өсләренә бомба төшкән. Хәтер китабында  1944 елның мартында үлгән дигән мәгълүмат бар ди.  

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күршем Гөлсирә апа.Мин Түбән Чагадайдан,йортларыбыз урам аша кара -каршы иде.Хатыйп кызы Мөнирә булам,бергә әвәрә килеп яшәдек инде.Авылда төп йортта кеше юк хәзер.