Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш остасы үзе җыйган мини-тракторны бөтен эшкә “җигә”

Иске Үтәмеш авылыннан Атлас Суфиянов быел бәрәңгене трактор белән утыртып, уңышын да шуның белән казып алган. Үзе җыйган мини-тракторын “җигеп”.

Районда үз хуҗалыклары өчен кечкенә трактор ясаучылар күп инде алар. Халыкны  бу хәбәр белән әллә ни шаккатыра алмыйсың. Әмма һәр останың үз “почеркы” диимме, Атлас Әсхәт улы тракторына дизель двигателе куйган, мотопомпаныкын шулай җайлаштырган.

-Әүвәлге мотоблок моторы көчсезрәк иде, монысы куәтлерәк тә, ягулыкка да экономияле, - дип сүз башлады авыл остасы.

Әлеге техниканың тапшырулар тартмасы “Жигули”ныкы. Үзбушаткыч - самосвал арбасы да бар. Хуҗасы әйтүенчә, йорт, бакча тирәсендә менә дигән ярдәмче.

 -“Жигули” күчәрен - мостын бәрәңге рәтләренә чамалап, 70 сантиметр итеп кыскарттым. Бәрәңгене шуның белән чәчәм, үзем ясаган җайланма белән казып алам, -  ди Атлас.

 

-Кулы эш белгәч, бәрәңге чәчү, казу эшләрен безгә күпкә җиңеләйтте, - дип останы мактап алды хатыны Ирина да.

Авыл кулибины үзе ясаган чөгендер ваклагыч, теплицадагы тамчылы су сибү җайланмасы – болар барысы да хуҗаларның көндәлек мәшәкатьләрен ансатлаштыра.  

 

-Мондый эшләргә табигатьтән килгән сәләт кирәк  инде, - дим остага.

-Безнең мәрхүм әти техника тирәсендә оста иде, тракторда, комбайнда эшләде. 1970 еллар башында авылдашыбыз Сәгыйть абый Мингулов белән  аэрочана ясаганнар. Мин, дөрес, анысын хәтерләмим, бу хакта абыйлар сөйләде. Гомумән, безнең нәселдә, Суфияновларда, мактану булмасын, техника җене кагылган туганнар байтак, - ди Атлас Әсхәт улы горурланып.

Мәктәптә укыганда  электроника белән кызыксынып, уйный торган утлар -  светомузыка ясаган  егет армиядән соң Казанда ике ел радиомеханик һөнәрен үзләштергән. Инде ничә еллар күрше-күлән, авылдашлар ватылган телевизорларын, көнкүреш техникаларын Атласка күтәреп килергә гадәтләнгән. “Суфиянов барыбер рәтләп бирә инде”...

-Замана гел алга бара, туксанынчы елларда укыганнар  “искерде”. Хәзер аның приборлары да, эш кораллары да башка инде. Шуның өчен белемне даими яңартып торырга туры килә. Гел интернетта инде мин. Үзем кебек электронщиклар белән үз төркемебез бар, аралашабыз, киңәшләшәбез.

 Атлас Әсхәт улы өйләренең тәрәзәләрен Яңа елга төсле утлар белән бизәде. Ел да шулай. Җемелдәүче утларны быел тагын да катлаулырак, матуррак итте. Аңа уллары Нияз белән Ислам да булышкалый.  Дөрес, олысы Нияз күбрәк җырларга яратса, әтисе янында кечесе Ислам ешрак кайнаша.

Марат Гомәров фотолары

Атлас Суфиянов видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев