Иске Үтәмеш мәктәбе укытучысы юбилеена Кыш бабай килде
Иске Үтәмештә Әхтәмовлар йорты яныннан узучыларны Кыш бабай, Кар кызы һәм бу елның символы Куян сәламли.
Авыл мәктәбе укытучысы Рафик Әхтәмов быел да өе алдын кар сыннары белән бизәгән.
-Биш-алты ел шулай ясыйм: күңел була, оныклар шатлана. Быел Кыш бабайны юбилеема да “дәштем” - 1 гыйнварда 60 яшь тулды, - ди Рафик Әсхәт улы.
Фотолар Әхтәмовларның гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев