Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш егете дошман эшелонын шартлаткан

Минем бабам Закир Сәгыйров Бөек Ватан сугышында, үзенең ике иптәше белән, дошман солдатлары һәм хәрби йөк төялгән эшелонны шартлата. Шуның өчен ул икенче “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Бабай 1918 елның июнендә Иске Үтәмеш авылында туган. 1937 елда армиягә алынып, сугышка да шуннан китә.

1941 елда ул, үз артыннан рота һәм батольонны да ияртеп, беренчеләрдән булып, билгеләнгән рубежны ала. Закир Вәли улы контратакага кузгалган дошманның дүрт атакасын кире кага. Бу юлы да аны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр.

Ә бервакыт отделениесе белән засада корып, янучан сыеклык тутырылган шешәләр һәм танкка каршы гранаталар атып, дошманнарның өч полкын юк итүдә катнаша, бабай исәбендә – 50 фашист.

Закир Сәгыйров ике тапкыр авыр яраланган. Өенә 1945 елда лейтенант званиесендә кайта. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда озак еллар алдынгы комбайнчы булып эшли, янгын частенда инспектор сыйфатында хезмәт куя.

Бабайның башка бүләкләре дә бар: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале.

Без сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булган, батыр, курку белмәс бабабыз белән бик нык горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев