Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш авылыннан Галия әби Әхмәтова 95 яшендә дә биемичә тормый

Юбилее көнне ул Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау хатлары, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме дә алды. Аларны юбилярга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тапшырды.

-Биш ел элек Галия апаны 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән идек. Шул вакыттан бер дә үзгәрмәгән, гел матур тора, - диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина әбине котлап.

95 яшьлек Галия әби бер минут та тыныч кына утыра алмый. Котлаулар кабул иткән вакытта да әллә ничә тапкыр диваннан кузгалды.

-Мине шулай зурлап килгәнегез өчен бик зур рәхмәт, - диде ул. – Аллаһыга шөкер, җәннәттә яшим, бүгенге тормышыма сөенеп бетә алмыйм. Балаларыма, оныкларыма рәхмәт, мине яраталар, хөрмәт итәләр. Әлммәттән кадәр бер сәгатькә кайтып котлап киттеләр бит.

Юбилей уңаеннан өй түрендә зур итеп, мулдан табын әзерләнгән. Аш бүлмәсендә кызлары, туганнары мәш килә.

-Галия апабыз бик актив кеше. Ул әле хәзер дә авылны урап кайта, кибеткә дә барып килә, җәй көне бакчага да чыгып эшли, - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов авылдашын мактап.

Галия әби Чумачка авылында күп балалы гаиләдә үсә. Әниләре дөньядан иртә киткән, әтиләре сугышта хәбәрсез югалган. Эне-сеңелләрен тәрбияләү гаиләдә өченче булып туган Галия җилкәсенә төшә. Ул туганнарын ач итмәс өчен колхозда эшли, урман кисәргә дә туры килә яшь кызга.Абыйлары армиядән кайткач кына тормышлары бераз җайлана. Боларны юбиляр барысын да үзе сөйләде. Хәтере яхшы. “Әле китапларны да күзлексез укыйм”, - дип мактанды.

Галия Иске Үтәмеш егете Камил Закир улы белән гаилә корып 53 ел гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр . Тормыш иптәше 2016 елда вафат булган. Галия әби бүген кызы Гөлнур тәрбиясендә яши.

Юбилярны котларга авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Резеда һәм Марат Галиевлар да  килгән. Алар якташыбызга җыр бүләк иттеләр. Галия әби җырга кушылып, биеп тә күрсәтте.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев