Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш юбилярына 90 яшен туган авылында үткәрергә насыйп булган

Иске Үтәмештә яшәүче Әсхәт Зәйнуллинга 90 яшь тулган.

Әсхәт Нәбиулла улы ишле гаиләдә туа. Бәлки шуңадыр, авыл кызы Сәгадәт белән гаилә коргач, алар бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китәләр. Озак еллар Казахстанда яшиләр. Әмма, яшь барган саен, туган як сагындыра һәм 1997 елны Зәйнуллиннар гаиләсе авылга кайтып төпләнә.

Лаеклы ялда булса да, Әсхәт абый колхозда, ремонт эшләрендә катнашып йөри. Балта остасына эш табылып тора. Алар бер ул, бер кыз үстергәннәр.

Шөкер, Әсхәт бабай аякта йөреп тора. Дөнья яңалыклары белән дә кызыксына, район газетасын көтеп ала. Карчыгы да исән-сау.

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район үзәгеннән, авыл җирлегеннән дә, хәтта авыл артистлары да килгәннәр. Ветеранга Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котлаулар ирештергәннәр.

 

фото: Рушания Әхмәдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев