Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш юбиляры балаларына үгилекне сиздермәгән

Аның ул-кызлары үзләрен башка ананыкы икәнлекләрен үсеп җиткәч кенә белгәннәр. Иске Үтәмеш авылыннан өч балалы тол иргә килгән 24 яшьлек Зөлхиҗә үги балаларына әнә шулай әни назын бирә алган.

Зөлхиҗә һәм Зөфәр Мифтахетдиновларның уртак тагын ике уллары, ике кызлары туа. Алар җиде баланы ким-хур итмичә, тигез күреп, илгә-көнгә яраклы балалар итеп үстерәләр. Бүген гаилә башлыгы мәрхүм инде. Ә менә Зөлхиҗә әбигә әле күптән түгел генә үзенең 95 яшьлек юбилеен үткәрергә насыйп булды.

Сугыш елларында яшьли “эш арбасына” җигелгән,  ачлы-туклы, “чабаталы, алабуталы, балтырганлы” яшүсмер еллары кичергән, хәзер улы белән төп йортта яшәүче ветеран әбине  туган көне белән районнан да барып тәбрикләделәр һәм Россия Президентының, район башлыгының котлауларын ирештерделәр.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев