Иске Сережкинодан Елена Корнилованың сандыгындагы әйберләргә шаккатырлык
Иске Сережкинодан Елена Корнилованың чиккән әйберләре сандыгына да сыймый.
Март аенда 87 яшен тутыручы якташыбыз Елена Корнилова мәктәп елларыннан ук чигү белән мавыга. Аның кул җылысы сеңгән байтак эшләре бүген дә өен бизәп тора: чигелгән картиналары рамнарга тарттырылган, һәр бизәктә – үткән еллар сулышы.
-Бала вакытта әниләр белән кич утырып чигүләрем әле дә хәтердә. Башта кечкенә генә тукыма кисәкләренә рәсем төшерә идем. Соңрак мендәр тышлары, алъяпкычлар, сөлгеләр, карават япмалары, тәрәзәгә, икона янына эленә торган пәрдәләр дә чиктем, – дип искә ала Елена Петровна. – Ул чакларда чигәргә тукыма да, төсле җеп тә юк иде бит. Пәҗине үзем эрләп, станокта сугып сөлге ясап шуңа чигү төшерә идем.
Оста куллы әбинең эшләре бүген дә сандык түрендә саклана. Хәтта бәби төрә торган чүпрәге дә чигүле. Бер сөлгенең кырыена ул ыргак белән челтәрләп үзенең исем-фамилиясен язып куйган. Кайбер эшләрендә еллары да чигелгән. Һәркайсы – үзенә күрә бер тарих, кадерле истәлек.
Безгә сандыгын ачып күрсәткәндә, Елена Петровна кайбер эшләренең тарихына да тукталып китте.
-Кемдә нинди матур бизәк күрәм – шуны ничек тә юлларга, чигәргә тырыша идем. Менә бу сөлгенең рәсемен алу өчен эштән соң җәяүләп күрше авылга бардым. Караңгыда курка-курка кайтканым әле дә истә, – дип елмая чуваш әбисе, саф татарча. – Татарлар белән аралашып яшәгәч, татарчам яхшы, ә русча – авыррак.
Гомере буе колхоз фермасында сарыклар караган Елена әби өчен тормыш җиңелләрдән булмый. Өйдә дә тавык та чүпләп бетермәслек эш: мич ягу, су ташу, кер юу... Шуңа күрә яраткан шөгыленә вакыт бик аз кала.
-Гадәттә, төнлә чигә идем. Йокы баса башласа, урамга чыгып әйләнеп керәм дә тагын эшемне дәвам итәм. Ә иртән торып мич ягасы бар бит. Авылда морҗадан төтен иң беренче безнекеннән күтәрелергә тиеш иде, – дип искә ала Елена Петровна. – Ул елларда йокы әллә ни эләкмәде.
Бүген исә сандыктагы чигүләр – гади кул эшләре генә түгел, ә тырыш хезмәт, сабырлык һәм матурлыкка мәхәббәт белән сугарылган гомер елъязмасы. Елена әбинең һәр эше – энҗе бөртеге кебек кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев