Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Сережкинодан 13 яшьтән колхозда эшләгән Татьяна әбигә 95 яшь тулды

Иске Сережкино авылыннан Татьяна Ермишеваның 95 яшьлек юбилеена зур делегация килде.

1935 елда,Татьяна алтынчы сыйныфта укыган вакытта, аның әти-әнисен кулаклыкта гаепләп,  йортларын тартып алалар.  Күрше Самара өлкәсенең Красный Яр авылында сыер, ат, 12 баш  сарык асраган гаилә шулай итеп мал-туарсыз да, йортсыз да кала. Биш балалы Ивановларга землянка казып, шунда яшәргә туры килә. Таняның бала чагы шундый сынаулар белән башлана.

Аннан соң Бөек Ватан сугышы. Фронтка алынган әтиләре  һәлак була. 13 яшьтән колхоз эше. Черек бәрәңге. Ачлы-туклы сугыш еллары ул буынның үзәгенә нык үтеп калган. Шенталага йөреп эшләүләр дә онытылмый.

Татьяна Николаевна 1949 елда Иске Сережкино авылы егетенә кияүгә чыга. Алар, мәрхүм Михаил Федорович белән, 62 ел гомер итәләр. Өч бала: ике кыз, бер ул үстергәннәр.

Татьяна Ермишева гомере буе колхозда төрле эштә хезмәт куйган. Бүген ялгызы яши, аны социаль хезмәткәр карый. Читтә яшәүче балалары да төп йортларына сукмакны суытмыйлар. Күршеләре Надежда һәм Олег Ермишевларга да рәхмәт, әбигә алар да ярдәм итеп торалар.

Татьяна Николаевнаны район, авыл җирлеге җитәкчелеге, өенә  барып, 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Авылдашлары юбилярны җырлап котладылар.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев