Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Сережкинода парк булдырганнар

Иске Сережкино авылы янында урманнар юк диярлек. Иң якыны да 10 километрлап ераклыкта урнашкан. Быелның язында, авылдашыбыз Константин Илюхин тырышлыгы белән, элеккеге колхоз бакчасы урынында, Ачалга елгасы буенда 10 мең төп чыршы һәм корычагач (ясень) үсентеләре утыртылды.

Паркны маллар һөҗүменнән саклау мәсьәләсе барлыкка килгәч, Троицада, Родительләр шимбәсендә, җыелышкач, авылдашлар, парк тирәли койма тоту өчен, акча кушылдык. Челтәр - сетка, торбалар һәм башка кирәк-ярак алу өчен 115500 сум акча җыелды. Бу изге гамәлгә 81 якташыбыз үз өлешен кертте.

Барлык кирәкле төзелеш материаллары алынганнан соң, 10-17 июньдә өмәләр оештырып, парк тирәли койма тотылды һәм ике капка бастырылды. Әлеге эшләрдә бик күп авылдашыбыз катнашты.

Парк коймасын тотуга 260 метр челтәр, 68 торба багана, 600 метр тимерчыбык китте. Искесережкинолылар тарафыннан җыелган акчалар шул эшләргә кереп бетте. Койма әзер. Бу изге эшкә өлеш керткән, матди һәм физик ярдәм күрсәткән барлык якташларыбызга олы рәхмәт.

Авылдашларга әлеге яңа утыртылган үсентеләрне саклагыз, паркның капкаларын ябык тотыгыз, дип мөрәҗәгать итәм. Иң мөһиме – агач үсентеләре тамыр җәйсен өчен яхшы яңгырлар кирәк.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев