Иске Сережкинода кызылармияче якташларыбыз турында яңа мәгълүматлар алынган
Искесережкинолыларның дистәләбе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Кайберләре әле бүген дә хәбәрсез югалган дип санала.
1914 елда туган Яков Илюхин да озак вакыт бу исемлектә була, ул Беренче Май районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә, Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.
Эзләнүләрдән соң аның турында мәгълүмат Финляндиянең Милли архивыннан килде. Бу белешмә буенча Яков Емельянович 110 нчы сапер батальонында хезмәт итә. 1941 елның 21 сентябрендә Петрозаводскида фин хәрбиләре аны әсирлеккә төшерәләр. Аннары ул Карелиянең Салми муниципалитетында лагерьда була. Әсирлектән кача, ләкин аны тоткарлыйлар. Моның өчен 1942 елның 2 февралендә фин хәрбиләре тарафыннан атып үтерелә.
Яков Илюхин Карелия Республикасы Питкярант районы составына керүче Салми авылында җирләнгән. Соңрак аның туганнары хәзерге Әлмәт районы Баграж поселогына күченәләр.
Тагын бер якташыбыз - Кирилл Ермишов 1913 елда Иске Сережкино авылында туган. Финляндиянең Милли архивы һәм Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивы биргән белешмәләрдән күренгәнчә, Кирилл Кузьмич Кызыл Армия сафларына алынган, рядовой булып хезмәт иткән. 1941 елның 2 октябрендә Петрозаводск районында әсирлеккә эләгә. 1941 елның октябреннән 1943 елның мартына кадәр Карелиянең Олонец шәһәрендә хәрби әсирләр өчен лагерьларда була, 1943 елның мартыннан 1944 елның октябренә кадәр Финляндиянең Ханко шәһәрендә лагерьларда, төрле эшләр башкара.
Кирилл Кузьмич 1944 елның 16 октябрендә әсирлектән азат ителә. Тикшерү узганнан соң, якташыбыз Серпуховта хәрби заводта эшли. 1947 елда туган ягына, Иске Сережкинога кайта. Киров исемендәге колхозда эшли. 1952 елда гаиләсе белән Әлмәт районының Полянка поселогына күчеп килә, анда «Красная звезда» колхозында эшли. 1968 елда яңадан Иске Сережкинога кайталар. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Якташларыбыз Яков Илюхин һәм Кирилл Ермишов исемнәре Иске Сережкино авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган яңа һәйкәлдә язылган.
Евгений Илюхин.
Иске Сережкино авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев