Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Иске Котыштан Николай Митякин хәтта бензин багы булмаган мопедны да кабызды

Иске Котыш авылында яшәүче Николай Митякинның кулыннан килмәгән эше юктыр.

Аңа ватык техниканы авылдашлары гына түгел, ә күрше авыллардан да алып киләләр. Телевизорлар, кер юу машиналары, компьютерлар – ул барысын да ремонтлый.

Аның янына килгән көнне ул урамда, чирәмдә әллә ничә еллар сарайда тузан җыйган күршесенең иске «Ветер» мопедын төзекләндереп маташа иде. Әлеге транспорт хуҗасы Александр Галанин сүзләренчә, кәҗәләр аның электрчыбыкларын кимергәннәр. Мопед шулкадәр иске күренде, кабынырмы икән дип тә шикләнеп куйдык. Ләкин Николай Николаевич үзенең чын оста икәнен тагын бер кат исбат итте. Бензин багын да кумыйча, аның урынына нәрсәдер җайлап, мопед беренче тибүдән үк диярлек кабынып китте.

Сүз уңаеннан, интернетта бу техника кайсы елгы булырга мөмкин икәнлеген эзләдем - «Ветер» мопеды турында бернинди дә мәгълүмат тапмадым.

- Без аңа еш мөрәҗәгать итәбез. Барысын да ремонтлый, суыткычларны да, телевизорларны да, автомобильләрне дә. Шәп оста. Ул бит әле эретеп ябыштыручы да, кирәк икән, анысын да эшли, - диде Александр Николаевич.

Николай һәм аның хатыны Настя нефтьчеләрдә эшлиләр, балалары, кызы һәм улы, югары уку йортларын тәмамлыйлар. Аларга яллар сирәк эләгә, ләкин бу көннәрдә дә хуҗаның бер генә дә буш минуты юк. Заказ бирүчеләр чиратка тезелә дип әйтергә була. Николай Николаевич - чын авыл кулибины. Махсус белемсез, әмма алтын куллы һәм зирәклелеге белән, ул иң катлаулы техниканы да ремонтлый.

- Мин балачактан ук техника белән дус. Без, авыл малайлары, паркта, комбайннар янында үстек бит, - дип көлә Николай. - Ә хәзер интернет бар, схемаларны анда да карарга мөмкин. Ләкин монда интуиция дә мөһим.

Останың таланты моның белән генә чикләнми. Иске «Ока»ның запас частьләреннән ул квадроцикл җыйган, хәзер ул аның белән урманга - үзенең умарталыгына йөри икән. Машина үтә торган, ышанычлы һәм сатып алынганга караганда күпкә экономиялерәк килеп чыккан, ди.

 -Двигатель һәм тартма "окушка" дан, тәгәрмәчләр - мотоблоктан. Кул астында булган әйберләрдән, эш арасында, вакытым булганда җыйдым. Алыштыргысыз әйбер. Күрәсезме, безнең монда юл юк, ул юлсыз җирдән җиңел уза, - диде мастер.

Митякиннар йортыннан күренгәнчә, биредә тырыш һәм хезмәт сөючән кешеләр яши. Бакчаларны матур чәчәкләр бизи, бу инде хуҗабикә эше.

Бүген мондый белгечләр табуы бик авыр. Авылда Николай Митякин кебек кешеләр булуы – авылдашлары өчен бик тә уңай, каядыр барасы түгел. Теләсә кайсы техниканы ясап бирә ул.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев