Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадидан Хаҗия әби өч кызына унар мендәр тышы чигеп биргән

Иске Кадидан Хаҗия әби Гыймранованың 60 еллар элек чигелгән кул эшләренең төсләре бер дә уңмаган. Алар әле дә ачык булып, үзләренә тартып тора.

Хәер, 88 яшьлек Хаҗия әби үзе дә бик матур кеше. Күз тимәсен, мин аны “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә актриса Рәшидә Җиһаншина уйнаган Хәмдебануга охшаттым, шулайдырмы, юктырмы, һәрхәлдә киемнәре, йөреше, йөзе миңа шулай тоелды. Хәмдебануныкы сыман таягы да бар әле.

Ул газетадан килүемне ишеткәч, карават өстенә кул эшләрен җәеп салган. Чәчәкле мендәр тышлары, дистәләгән сөлгеләр – барысына да милли бизәкләр.

- Кияүгә чыкканда эрли, бәйли идем. Чигәсем дә килә, тик белмим. Каенсеңелем бар иде: “Җиңги, әйдә өйрәтәм” - дип, ул өйрәтте. Аннан кайда нинди чүпрәк табам, шуңа чиктем. Ул вакытта чүпрәге дә юк бит аның, бу 60 еллар башы. Аннан чигәрлек материал бераз була башлады инде.

- Рәсем ясарга остадыр сез? – дим аңа.

- Андый сәләтем юк, өлге инде, кая рәсем табам, шуннан төшереп ясыйм. Яшь чакта матурлык тиз күренә икән, - ди оста.  

Хаҗия Баһман кызы белән үткән гомере хакында да сөйләшеп алдык.  

Алар, мәрхүм ире Вәлиҗан белән, алты бала үстергәннәр, ни кызганыч, бер уллары 17 яшендә кинәт  чирләп вафат була.

- Ирем дә  61 яшендә үк дөнья куйды, бер генә ел пенсиясен алып калды, - дип дәвам итте Хаҗия әби.

Аның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган,  әнисе белән  дүрт бала калалар, Хаҗиягә ул вакытта биш яшь.

- Бик авырлыкта үстек. 18 яшь тулгач, паспорт бирделәр. 1956 елда Горькийга торф чыгарырга озаттылар. Анда 8 ай эшләдек: трактор агачларны корчевать итә, без, 12 кыз, авыр бүрәнәләрне штабельгә өябез, аннан чанага төйибез. Ашарга да, юынырга да юк, әпәй эләксә, бүлеп ашыйбыз, кая анда кайнар аш?!. Чирләп тә, бетләп тә беттек инде шунда. Шул нужадан котылып, Мәскәүгә киттек, анда тимер юлда эшләдек. Арыдык, туйдык, кияүгә дә чыгасы килә. Авылга кайткач,  1960 елда Вәлиҗан белән тормыш кордык, - ди ул.

- Хаҗия әби, авылда да тормыш җиңелләрдән түгел бит әле ул елларда.

- Сөйләмә инде, кышкылыкка биш-алты олау утын хәстәрли идек. Кайткач, балалар белән шуны кисәбез, ир - комбайнда.  Элек ир-атның вакыты юк иде, ул хәзер генә өйдә ир-ат эшли. Гомергә ике сыер асрадык. Аларны мин карый идем, мал янында үзем булдым.

- Әле чигәсез дә...

- Ничек вакыт җиткәндер, хәзер дә ис китә. Гел кул эше: бәйләү, чигү. Өч кызга да унар  мендәр тышы чигеп бирдем. Бер мендәр тышын  1-2 көн чигә идем, - ди Хаҗия әби. - Бу шөгыльдән туктавыма 3-4 ел гына. Кирәге юк бит, хәзер хөкүмәт чигә, кирәксә, хәзер дә чигә алам. Ул – юаныч, тынычландыра. Бер уй гына уйлап утырасың, чигәсең дә чигәсең, чигәсең дә чигәсең, начар уйга вакыт калмый.

Авыл остасы чәчәкләр ярата. Бу яктан да килене Гөлия белән карашлары килешкән. Хаҗия әби кайгыртучан улы Рамил һәм уңган килене тәрбиясендә, матур  йортта гомер итә. Сугыш чоры балалары моңа бик лаек буын.

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев