Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадидан Сөнгатулла бабайның авылдашларына изгелеге күп тигән

Тәртипле кеше, диләр андыйлар хакында бездә. Сөнгатулла бабай тәмәке тартмаган, аракы белән дуслыгы юк, авылда үрнәк гаилә башлыгы булган.

– Өендәге көнкүреш техникасы: телевизоры, радиосы, сепараторы яки башка җиһазы ватылса, халык Сөнгатулла абзый янына килә иде. Бик оста электрчы ул безнең, - диде аның хакында күршесе.

Иске Кади авылының Атау дигән калкулыгындагы йортта яшәүче шушы оста куллы Сөнгатулла ага Сибгатуллинга шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Узган ял көннәрендә аның йорты умарта оясыдай мыжлап торды. Мәрхүмә хатыны Рәхимә белән биш бала – бер ул, дүрт кыз үстергәннәр алар. Балалары, оныклары да бабайларының туган көненә кайтканнар.

– Әти электрчы булып та, газ котельныенда да, сугаручы да булып эшләде. Умарталар тотты. Безне дә эшкә өйрәтеп үстерде, - ди аның Нурлаттан кайткан улы Салават.

Сөнгатулла бабайның карчыгы Рәхимә апа берничә ел элек вафат булган. Бүген ул ялгызы яши. Дөрес, шәһәрләрдә төпләнгән балалары атна саен монда.

– Әти беребезгә дә бармый, үзен-үзе карап тора. Ул искитмәле тәртипле кеше. Усал булмаса да, үскәндә безгә аның бер карашы җитә иде. Сабыр ул безнең  әти, - дип сөйләде олы кызы Рәсимә.

Сибгатуллиннар 1967-68 елларда авылда беренчеләрдән булып телевизор алалар. Хоккей, сериаллар караучылар бөтен авыл белән, балалары әйтмеши, “кинозалга” җыелган. Гомумән, кунак өзелмәгән бу йорттан. Авылда үрнәк гаилә булып яшәгәннәр.

– Рәхимә апа да киң күңелле иде мәрхүмә. Дүрт ипи салса, ул аның өчесен урам буйлап китеп, халыкка таратып кайта иде инде, - дип сөйләде Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов.

Һәркем мактады юбилярны. Балалары да, киленнәре Зөлфия дә күз яшьләре белән, рәхмәт әйтеп тәбрикләде каенатасын “Әти дә, әни дә мине үз кызлары кебек күрделәр”, - диде.

Сөнгатулла Сибгать улы Сибгатуллинны район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән дә юбилее белән тәбрикләделәр. Котлауны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова ирештерде. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да авылдашы янына буш кул белән килмәгән.

– Хәлләрем яхшы, йөреп торам. Рәхмәт балаларыма, карыйлар. Туганлык җепләрен өзмәгез, шулай дус-тату булып, изгелекләр кылып яшәгез, - диде ул балаларына.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барлык фикерләр дә дөрес."Почта" Рәхимә апа белән бик тә пар килеп яшәделәр.Сөнгатулла абыйга иң изге теләкләремне юллыйм.