Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадидан Әлфия Хисамованың өлгерлегенә шаккатмалы

Иске Кади авылыннан Әлфия Хисамованы авылыбыз өлкәннәре үз кызлары кебек якын итә.

 

Ул дистә елдан артык “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгендә эшли, ялгыз яшәүче әби-бабайларның, инвалидларның өйләренә барып, социаль хезмәт күрсәтә.

Әлфия Зәкиулла кызы өчен социаль хезмәткәр булу - һөнәр генә түгел, ул инде аның яшәү рәвеше. Ул тормышының мәгънәсен башкаларга ярдәм итеп яшәүдән күрә. Бүген авылдашлары да, хезмәттәшләре дә аны бары мактап кына телгә ала. Әйе, мактамаслык та түгел шул: шул үткән еллар эчендә күпме әби-бабайларның ярдәмчесе, киңәшчесе һәм яраткан “кызына” әверелде ул.

Аның тормышы да күпләргә үрнәк.  Тормыш иптәше Гомәр белән (кызганыч, тугыз ел элек бакыйлыкка күчте) бик матур йорт өлгерттеләр. Бүген шушы төп нигезнең учагын сүндермичә, балаларын, оныкларын каршы алып, озатып гомер итә Әлфия. Бакча тутырып яшелчәсен, җиләк- җимешен үстерә, балалары, оныклары кайтып булышып тора.

Әлфия Зәкиулла кызының көне тәүге кояш нурлары белән башлана. Авылда башкача мөмкин дә түгел. Иртән торып, сыерын сава, сөтен аерта, кош-кортларын карый да, социаль хезмәткәр әбиләре янына ашыга.

Аның йортында һәрвакыт тәртип, тирә-ягын уңган хуҗабикә үстергән чәчкәләр, гөлләр бизи. Аш-суга да бик уңган ул. Әлфия пешергән кош теле, камыр ризыклары, бәлеше, чәк-чәкләре телеңне йотарлык.

Әлеге эшләр арасында ул мәдәни чараларда катнашырга да вакыт таба әле. Авыл китапханәсендә оештырылган кичәләрдән, очрашулардан читтә калмый. Авылдашым бәйләргә дә ярата, аның эшләнмәләре күргәзмәләрдә урын ала. Соңгы вакытларда алмаз мозаикасы белән картиналар чигү белән мавыга башлады. Шуның өстәвенә ул авыл мәдәният йортының “Асылъяр” фольклор ансамбленең дә алыштыргысыз артисты.

Эшендә әнә шундый мактаулы хезмәткәр булса, гаиләсендә өч баласына - кадерле әни, оныкларына яраткан әби. Ә инде аның тәрбиясендәге әби-бабайлар аны бик ярата. Мондый ихтирамны, әлбәттә, ихласлыгы, уңганлыгы, намуслы хезмәте, изге күңелле булуы белән яулаган Әлфиябез.

Рушания Гыйрфанова,

Иске Кади авылы китапханә мөдире.

 

фотолар Хисамовлар шәхси архивыннан 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев