Иске Кади кызы, яхшы укып, күлмәклек ситсы алган
Иске Кади авылында бер гасырга якын гомер итүче Әминә әби Минһаҗева гомер йомгагының җеп очы узган гасырның 1927 нче елына ук барып тоташа. Ул вакыттан бирле күпме сулар аккан… Бу фани дөньяга кемнәрдер килгән, кемнәрдер киткән. Тормыш тәгәрмәче әкрен генә әйләнгән дә әйләнгән.
Тәгәрәпләп лә китте йомгагым,
Эзләп табып кире чорнадым.
Йөрмәс идем дә бит баш ватып,
Вакытларны булмый туктатып.
Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Утырып ла уйлар уйладым.
Һәр йомгакның була үз сере -
Чорныйсың да, сүтәсең кире.
Әминә - Мингалим бабай белән Миннури әби Гыйльметдиновларның тәүге балалары. Аның артыннан бер-бер артлы сеңелләре - Хәлимә, Минзәкия, энеләре Якуб туа. Тик төпчекләре озак яшәми, беренче класста укыганда кызамык чиреннән вафат була.
Мингалим бабай, кешелек тарихында иң зур кораллы низагларнын берсендә, Беренче бөтендөнья сугышында кулын өздереп кайта. Сыңар куллы булса да, эшсез утырмый ул, колхозда сарык көтүе көтә. Әниләре төрле эшләрдә катнаша.
-Үскәндәҗ кычыткан, алабута, жиләк, ат кузгалагы, какы, балтырган ашап, кешеләргә бакча казышып тамак туйдыра идек. Аякта чабата, өстә киндер күлмәк иде, - дип искә ала Әминә әби балачагын. – Тормыш авыр булса да, мәктәптә җиде класс укыдым, яхшы укыдым, мактыйлар, бүләклиләр дә иде. Бер юлы әле күлмәклек ситсы да бирделәр, - диеп елмая ул.
Вакытның дилбегәсе юк. Кызлар искиткеч сабыр, тыйнак, сөйкемле булып үсеп җитәләр. Үсеп житәләр дә, Иске Кади авылы егетләренә бер-бер артлы тормышка чыгалар. Туган илнең җире - җәннәт, суы - ширбәт. Өчесе дә туган авылларында төпләнеп калганнар. Колхозда чөгендер игүдә, төрле эшләрдә катнашалар. Хезмәтләренә хөрмәт: Әминә әби белән Хәлимә әби - икесе дә бүген «Тыл һәм хезмәт ветераны», Минзәкия әби - «Хезмәт ветераны».
Әминә әбинең тормыш иптәше Касыйм бабай - Бөек Ватан сугышы инвалиды. Алар сигез балага гомер бирәләр. 1952 нче елда беренче шатлыклары - Әлфия апа, аннан сон бер-бер артлы Асия, Нурислам, Нургаяз, Рәис, Рәсимә Резидә, Равил дөньяга киләләр. Балаларны үстереп, кеше итү өчен бик күп көч кирәк була аларга.
Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Жеп өзелде, очын тапмадым.
Өр янадан йомгак чорнарга,
Ничек кенә хәлләр табарга.
Ю-у-у-к, зарланмый Әминә әби, киресенчә, сагынып искә ала ул өй тутырып балалар үстергән вакытларын.
-Эшкә киткәнче мич тутырып ипи салулар, кичләрен ярты төнгә чаклы йон эрләп, оекбаш-бияләйләр бәйләүләр кызык кына булган икән, - ди ул.
Аталы бала аркалы, аналы бала иркәле була дисәләр дә, үсә-үсә балалар кул арасына керә барганнар: утын, печән әзерләүдә, әниләренә чөгендер игүдә булышканнар.
Урта мәктәпне тәмамлауга, балалар туган ояларын калдырып, Яр Чаллы шәһәренә юл алалар. Уллары да, Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, КамАЗ төзелешенә китәләр. Һәрберсе үзенә һөнәр алып, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Күбесенең утыз биш-кырык еллап эш стажлары бар. Тормышлары көйләнгән. Оясында ни булса, очканында шул булыр, ди халык. Эшкә өйрәнеп, авырлыкларга бирешмәскә, сабыр булырга әниләреннән күреп үскән балалар тормышта үз юлларын тапканнар.
Балаларының унөч балаларын-оныкларын да үстерешә әле Әминә әби.
-И-и-и, кайтып тулалар иде бер өй булып, әти-әниләре белән бергә, - диеп сагынып куя ул.
Инде карт әбиләрен куандырып оныкларының балалары үсеп килә.
Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Кай жирләргә илтәр ул тагы:
Йомгак кебек гомер чорнала,
Тәгәри дә, китеп югала.
Әйе шул, вакыт белән якут табып була, якут белэн вакыт табып булмый, диләр, гомер агышын туктата алмыйсың. Ләкин гомер юлы әрәмгә узмаган Әминә әбинең. Балаларына, оныкларына, гомумән, безнең буынга искиткеч сабырлык, тыйнаклык, акыллылык өлгесе булып тора ул. Озын гомерле булуынын сере дә шул сыйфатларындадыр. Ул сыйфатларны ул сиксән алты яшькә житеп вафат булган әтисеннән, туксан биш яшькә кадәр гомер иткән әнисеннән алгандыр. Гомер йомгагың тәгәрәүдән туктамасын иде әле, Әминә әби. Син бит балаларыңны, оныкларыңны бер ояга туплаучы ана кош сыман.
РумияЛокманова.
Иске Кади авлы.
Архив фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев