Иске Кади авылында яшәүче якташыбыз сабын да, шампунь да ясый белә
Иске Кади авылында яшәүче Айгөл Мәссарова инде дүрт елга якын өй шартларында табигый сабын ясау белән мавыга.
Айгөл бик кызыклы шәхес булып чыкты. Түбән Кама шәһәрендә үскән кыз ул, әти-әнисенең туган ягына – Якты Тауга еш кайтып йөргән. Кечкенәдән үк авыл тормышын үз иткән.
-Булачак ирем Рәзил белән дә авылга кайткач таныштык, - ди әңгәмәдәшем. – Мәктәпне тәмамлап, һөнәр үзләштергәч, икебез дә Казанга барып урнаштык, эш тә таптык. Ләкин шәһәр тормышы безнең өчен түгел, авылга кайтасы килде. Гаилә кордык та, Иске Кадига, иремнең әти-әнисе янына кайтып төпләндек. Аллага шөкер, бергә бик матур яшибез. Алар балабызны үстерергә дә булышалар.
Сабынга килгәндә, баштан аны ире ясап караган икән. Көлдән. Килеп чыкса да, тәнне “чеметкәләгән”. Тормыш иптәшенең эшен Айгөл дәвам итәргә булган. Һәм менә инде дүрт елга якын ул бу һөнәрен ташламый.
-Бу минем хобби, дисәң дә ярыйдыр, - ди оста. – Өйдә бала белән утырам, “декретныйда”, буш вакыт күп, аеруча кыш көннәрендә. Тик ятып булмый бит инде, ә сабын ясау бик кызык эш икән.
Кызык булса да, бик җиңел түгел бугай. Айгел сүзләре буенча, сабын ясауның үз нечкәлекләре бар, әйтик, аны кайнар һәм салкын ысул белән ясарга мөмкин, әмма мондый очракта сыйфаты да аерылып тора.
-Температураны гел күзәтеп тору мөһим, рецептын да төгәл үтәү сорала, берәр нәрсәсен дөрес салмасаң, килеп чыкмый, - ди Айгөл Ренат кызы. – Әле, ясагач, сабынның “өлгергәнен” тагын бер ай көтәргә кирәк.
Айгөлнең сабыннары – табигый. Аларны ясау өчен ул терлек һәм каз мае куллана. Шуңа да аның продукциясе йомшак, файдалы, тәнне дә корытмый, тире өчен яхшы косметик чара. Майдан тыш, сабынга тагын әллә нәрсәләр кушалар, ләкин төп составы булып май һәм селтә тора. Экологик чиста сабыннарны ул, төрле үсемлекләр төнәтмәләре дә өстәп, төрләндерә. Кычыткан, мәтрүшкә, чамбыр, лаванда кушкан сабыннар төрле төсләргә керә, исләре дә үзенчәлекле була. Үләннәрне яз-җәй үзе җыя, киптерә.
Гомумән, якташыбызны тыңлап тордым да, миннән булмас иде бу эш, дигән нәтиҗәгә килдем. Нечкәлекләре күп, бик җентекләп башкара торган эш. Артык уңган булырга кирәк.
-Кибет сабыны бик тиз күбекләнә, чөнки аларга, күбекләнсен өчен, махсус матдәләр кушалар, минем сабыннарда андый нәрсәләр юк, шуңа да күбекләнсен өчен, озаграк ышкырга кирәк, - ди Айгөл.
Ирешкәннәрендә генә туктамый ул. Кибеттә сатылучы шампуньнән гайрәте кайтып, бу продукцияне үзе дә житештерә башлый. Аның шампуньнәре сыекча формасында түгел, каты.
Айгөл җитешергән сабыннарны, шампуньнәрне әүвәл якыннары гына куллана, бүләккә-күчтәнәчкә биреп җибәрә. Тора бара туганнары, дуслары, авылдашлары да сорый башлый. Бүген аның сабыннарын шәһәрләрдән дә сорап җибәрәләр. Шуны да әйтергә кирәк, якташыбызның продукциясе сертификацияләнгән. Товарны ул үзе ясаган кәгазь тартмачыкларга куеп, Айгел әйтүенчә, сабын полиэтилен яратмый, тышына сабынның составы язылган кәгазь ябыштырып бирә.
Шушы көннәрдә Айгөлне Әмир авылына кунакка чакырдылар. Авыл китапханәсендә узган очрашуда ул үзенең шөгыле турында җентекләп сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Өй шартларында сабын ясау – бик мавыктыргыч шөгыль, чөнки үз кулларың белән ясалган әйберне күреп, аны көнкүрештә куллану, якыннарыңа бүләк итү бик күңелле, дип саный якташыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев