Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Җир йөзендә иң матур сүз – әни

Әни - гаилә учагын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче, җәмгыять эшләрендә актив катнашучы да. Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Дөньядагы барлык кешеләргә дә ул, мөгаен, иң ягымлы сүз булып яңгырый. Әни - җирдә иң якын, иң газиз кеше. Авырлыклар белән очрашканда да, шатлыкларга сөенгәндә дә әнине телгә алабыз. Шешминкада...

Әни - гаилә учагын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче, җәмгыять эшләрендә актив катнашучы да.
Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Дөньядагы барлык кешеләргә дә ул, мөгаен, иң ягымлы сүз булып яңгырый. Әни - җирдә иң якын, иң газиз кеше. Авырлыклар белән очрашканда да, шатлыкларга сөенгәндә дә әнине телгә алабыз.

Шешминкада яшәүче Валентина Садовникова - тугыз бала әнисе. Ул "Ана даны" ордены белән бүләкләнгән. Гомере буе диярлек хат ташучы хезмәтен башкарган. Балалары да тәрбияле, яшьтән үк эшкә өйрәнеп үскәннәр, һәрберсе тормышта үз юлын тапкан. Ике кызы гаиләләре белән авылда яшиләр.
Әккәрәйдән "Ана даны" медале иясе Раиса Квакова ун бала тапкан. Кызганычка каршы, бер улы мәрхүм. Калганнары әниләрен сөендереп яшиләр. Төп нигездә еш кунак булалар. Ә монда аларны әниләре һәм әнисе янында гаиләсе белән яшәүче туганнары Сергей каршы ала.
Туймәттә гомер итүче Фатыйма Әхмәтҗановага киләсе елда 75 яшь тула. Тугыз бала әнисе, күпләр өчен үрнәк.
-Балаларына да тел-теш тидерерлек түгел, үзе дә бик акыллы,- диләр аның турында авылдашлары. Ул әле бүген дә йорт тутырып кош-корт асрый икән. Күңеле тулса, матур итеп җырлап та җибәрә.
Күтәмәдән Зоя Уляшкина 44 яшендә алты бала белән тол кала. Өч улын, өч кызын дус-ярдәмчел, хезмәт сөючән итеп тәрбияли. Аның олы кызы гына читтә яши, калганнары туган авылларында көн күрәләр.
Утыз Имән кызы Җәмилә Миннакова да үз бәхетен туган авылында таба. Авылдашы Марат белән гаилә кора. Яшьләр авылда төпләнеп калалар. Әти-әниләре белән бергә яшиләр, өч бала үстерәләр. Җәмилә - сыер савучы, башка эшләргә кушсалар да баш тартмый. Әле үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба. Каенанасы Рәкыйбә апа да киленен мактап кына телгә ала.
Ивашкинодан Александра Анисимова да үзенең өч улы белән горурлана ала. Өч малае да медицина университетын тәмамлаганнар. Бүген икесе Казанда яшиләр, эшлиләр, ә төпчеге Илья район үзәк больницасында райондашларын дәвалый.
Районда күп балалы 348 гаиләдә 1107 балигъ булмаган бала яши. Өчәр балалы - 302, дүрт балалы - 32, биш балалы 11 гаилә бар.
Сосновкадан Людмила Прокопьева белән Надежда Тимирясовалар гаиләләрен дә гел мактап кына телгә алалар. Ике гаиләдә дә бишәр бала. Яхшы укыганнар, укыйлар. Әти-әниләре кебек, алар да спорт, мәдәни чараларда актив катнашалар.
Иске Элмәледә яшәүче Нина Макарова да, башка кайбер күп балалы үрнәк әниләр кебек, "Ана даны" медале белән бүләкләнгән. Алты малайны "кулда тотып", яхшы тәрбия бирү җиңел булмагандыр. Ә бит ул колхозда терлекчелектә дә эшләгән, йортны да алып барган. Улларын акыллы, эш сөючән итеп үстергән.
Яңа Элмәледән Валентина Скворцова белеме буенча ветеринар. Һөнәре буенча эшләмәсә дә, авылдашлары аңа еш мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул һәрвакыт ярдәмгә ашыга. Өч бала әнисе җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Авылдашлары аны хөрмәт итеп авыл җирлеге Советы депутаты итеп тә сайлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан