Йөклелек буенча пособиенең максималь күләме 955 мең сумнан артып китәчәк
Дәүләт Думасы депутаты, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Татар-информ» агентлыгына 2026 елда йөклелек буенча пособиенең максималь һәм минималь күләмен атады.
«Йөклелек чорында (ә бу 140 көн тәшкил итә), пособиенең максималь күләме 955 мең сумнан артып китәчәк. Шул ук вакытта, 2026 елда пособиенең минималь күләме дә арта, чөнки ул хезмәткә түләүнең арттырылган минималь күләменнән чыгып исәпләнә. 2026 елның 1 гыйнварыннан ул 27 093 сум тәшкил итәчәк», – дип хәбәр итте депутат.
Бессараб аңлатканча, бу иминият взносларын исәпләү өчен базаның бердәм күләмен арттыру белән бәйле. «Ул да, уртача хезмәт хакы да, түләүләр дә арта», - дип аңлатты депутат.
Бу йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган хатын-кызларга да, шулай ук больничныйда булганнарга да уңай йогынты ясый. Сүз уңаеннан, эшкә сәләтсезлек буенча пособие дә арта – аның максималь күләме аена 207 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Бессараб.
«Гаиләнең иртәгесе көнгә ышанычы булырга тиеш. Кешеләр үзләренең больничныйга чыгуын, савыгуын һәм эшкә керешә алуын аңласын иде. Йөкле хатын-кыз киләчәге турында борчылмаска, үзенә һәм булачак баласының сәламәтлегенә карата игътибарлы булырга тиеш», – дип сүзен төгәлләде Дәүләт Думасы депутаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев