Яңа Элмәледән Зинаида әби үз кунакларын борынгы җыр белән сәламләде
Яңа Элмәледә 90 яшьлеген үткәргән Зинаида Бочинаның туган көненә гармунчы белән авыл артистлары да килде.
Шулай зурлауларына күңеле булган юбиляр үзе дә чувашча җыр сузып җибәрде. Авыл үзешчәннәре әйтүенчә, борынгы, сирәк яңгырый торган җыр: әти-әниләр турында.
Әти-әни дигәннән, Зинаида һәм Ерофей Бочиннар биш бала үстергәннәр. Гаилә башлыгы Ерофей Демьянович мәрхүм, аларның бер уллары да гүр иясе булган. Шундый хәсрәтләрне кичергән, колхозда төрле эштә хезмәт куйган, сыер сауган, дуңгызлар караган Зинаида Григорьевнага 5 гыйнварда 90 яшь тулды.
–Үткәнемдә төрлесе булды, яхшысы да, начары да. Тормышымнан зарланмыйм, – ди ул.
Тумышы белән Серебряный Ключ авылыннан Зинаида Григорьевна бүген улы Николай белән гомер итә. Төп йортка, әниләренең юбилеена башка балалары да кайткан.
–Әни йомшак күңелле. Безне барысына да: ипи салырга, пешерергә, бакча эшләренә өйрәтеп үстерде. Аның ипиләре, хуплулары искиткеч була иде. Мичтә пешергән күремечесенең тәме (бәрәңге пәрәмәче) әле дә истә, – дип сөйләде Ульяновкада яшәүче кызы Людмила.
Зинаида Бочинаның юбилеена район башлыгы Рамил Айбатов та бүләген һәм тәбрикләвен җибәргән. Аларны иясенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мөксинова ирештерде.
Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев