Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яңа Элмәле авылы фермерларына кышкылыкка 100 төргәк печән кирәк

Яңа Элмәледән Митюковлар гаиләсе сөткә бәянең түбән булуыннан риза түгел. Бер литр сөтне алардан 24 сумнан гына сатып алалар.

Биш ел элек махсус программа буенча кече ферма төзегән якташларыбыз, алай да, бүген кышкылыкка терлек азыгы әзерләү мәшәкатьләрендә. Быел берсе-берсе 1000 сумнан 100 төргәк печән сатып алырга ниятләгәннәр. Дүрт савым сыеры, хәзер биш-алты айлык биш бозаулары өчен аның 40 тюгын китерткәннәр инде. Шуларны тезмәгә урнаштырган вакытларына туры килдек.

-Иске Элмәледән сатып алдык, люцерна. 300 килограммлы тюклар, тезмә ишекләре шуңа чамаланган, - ди  гаилә башлыгы Андрей Анатольевич.

Печәнне  тюкта килеш үк трактор белән тезмәгә күтәрәләр, “складлары” зур, иркен, рәхәтләнеп басып йөрерлек. Сөт бәясен азсынулары, билгеле, юкка түгел,  шундый кызуда шулкадәр терлек азыгын урнаштыр әле син. Хуҗа кеше тирләп-пешеп күлмәген үк салып ташлады.

-Печәннән кала, ике КамАЗ машинасы сенаж салам, аның өчен ике базым бар. Чөгендер дә үстерәбез, - ди ул.

Андрей Анатольевич Ульяновкада аерым янгын  посты начальнигы, хатыны  Ирина Владимировна мәктәптә – укытучы. Өч бала: ике ул, бер кыз үстерүче гаиләнең тик торырга вакыты юк. Ярый әле тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Толя әти-әнисенә нык булыша. Инде өч еллап комбайн ярдәмчесе булып та эшләгән, аңа шушы хезмәте өчен “Сөлчә” җәмгыятеннән бирелгән терлек азыгы, бөртеге бик ярап куя.

Бүген Митюковлар көненә 55 литрлап сөт тапшыралар. Бүгенге кызулар, кигәвен “сөт бизнесына” комачаулый.

-Бәяләрнең шулай түбән булуы гайрәтне кайтара кайтаруын, хәзер мал асрау ансат түгел, барысы да кыйммәт. Башлаган елларны яхшы иде, җәйләрен  60-65шәр мең сум акча эшләдек. Бездән бүген сөтнең литрын 24 сумнан алсалар, кибетләрдә бит ул уртача 70 сумнар чамасы тора, - ди Ирина Владимировна.

 

-Сыер асрауның эше күп аның. Һәр көнне саварга кирәк, кешегә дә кушып калдыра алмыйсың. Сочи, Кырым яллары күренми әле безгә, - дип елмаеп сүзгә кушылды Андрей.

Уңган гаилә иртәнге биштән абзарда. Сыерларны савып, ашатып, асларын чистартып шактый вакыт уза. Аннан балаларны мәктәпкә җыеп озатасы.  Укытучы кешенең - Иринаның дәрес планнарын, дәфтәр тикшерүләрне, дәрескә әзерләнүләрен санасаң...

Әтиле-уллы Митюковлар тагын кырга китте. Яңгырлар юк әле, печән төргәкләрен коры вакытта алып кайтып, урнаштырып өлгерергә кирәк.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев