Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Почет билгесе ордены кавалеры, тракторчы Гаяз Мөхәммәтшинны тальян гармуны белән бүләкләгәннәр

Якты Тау авылыннан хезмәт ветераны, 84 яшьлек Гаяз абый Мөхәммәтшин белән күрештек. Гомере буе чылбырлы тракторда эшләгән механизатор ул, орден белән бүләкләнгән.

- Элеккеге тракторларның миче бар идеме? - дигән соравыма ул:

- Каян булсын инде, энем, кышын сырган чалбар өстән төшмәде. Трактор пыяласы туңмасын өчен, суыкларда аңа тоз сөртеп йөри идек, - ди ул.

Гаяз тракторчыга армиядән кайткач укый. Колхозда кичен махсус шундый курслар оештырылган.

- 1965 елда  тракторга утырдым, ДТ-54кә. Чагыштырмача яхшы түлиләр, шунысына кызыктым, бер хезмәт көненә 2 килограмм икмәк бирәләр, бүтән колхозчыларга азрак иде.

70-80 нче елларда колхозларның нык чагы. Төзелешләр күп. Иртәнге алтыга Иске Кадига, машина-трактор паркына, эшкә төшкән механизаторлар, караңгыда гына кайта. Гаяз да башта монда җәяү, аннан җәйләрен велосипед белән йөри. 1978 елда кулдан алынган бишекле К-750 мотоциклы юл газапларын шактый киметә.

1970 нче еллар башында  Иске Кадида товарлыклы-дуңгызчылык комплексы төзиләр. Гаяз абыйлар кышын тракторларына чаналар тагып, бу объектка Шенталадан озын-озын плитәләр ташыйлар.

- Берсендә кыш көне Чирмешәннән кайтырга чыктык. Трактор ярты километр бара да сүнә, бара да сүнә. Урман буенда, туры юлда, хәзерге питомник янында, кордон, урманчы йорты бар иде. Көч-хәл белән шунда җитеп, грузчик иптәшем белән әлеге хуҗаларда кунарга булдык, - дип сөйли ветеран. - Яттык. Йоклап булмый гына бит.  Нәрсә булды, трактор ник сүнә? Ул вакытта аларның  баклары кечкенә иде, шунлыктан  запас бочкада солярка бирәләр. Бочка майлы булмадымы икән?, дип уйлыйм. Мөгаен май  фильтрга барып тыгылгандыр, сүнүе шуннан булырга тиеш. Сикереп тордым да, төнлә трактор янына чыгып, фильтр җебенең бер катын сүтеп алдым да, кабыздым ДТны. Нәкъ мин уйлаганча булган. Иртән авылга кайтып җиттек.

Кызганыч, ул вакытта шундый нужалар белән төзелгән  биналарның бүген күбесе җимерелеп, тузып бетте. Гаяз абыйның бергә эшләгән чордашлары да авылда, районда күп калмады инде, күбесе мәрхүмнәр.

- Гел чәчүдә катнаштым, дүрт-биш ел эшлим дә яңа трактор бирәләр иде. ДТ-75, чылбырлы Т-150 йөрттем. Нурлатка жомга еш бара идек, Якты Тау балаларын кышын Иске Кадига, мәктәпкә чана белән йөрттем, - дип үткәннәрне искә алды Гаяз абый.

1986 елда Гаяз Гата улы Мөхәммәтшинны Почет билгесе ордены белән бүләклиләр. Бер елны, яхшы эшләгән өчен, тальян гармуны да бирәләр, әмма аңарда уйнарга өйрәнүче генә булмый, шулай тузып бетә уен коралы.

Алар хатыны Миннурый апа белән биш бала үстергәннәр, балаларының барысы да Түбән Кама шәһәрендә яши.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев