Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якташыбыз хәрби хәрәкәтләр бара торган җирләргә сигез тапкыр гуманитар ярдәм илткән

“Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов хәрби хәрәкәтләр бара торган җирләргә сигез тапкыр гуманитар ярдәм илткән. Сабан туйлары узгач, ул кабат зур сәфәргә кузгалырга җыена.

-Риф, сез гел бер урынга барасызмы һәм юлга кемнәр белән чыгасыз?

-Чирмешәнлеләр кайда – шунда юл тотабыз. Херсон, Донецк, Луганск, өлкәләрендә, Запорожьеда һәм башка шәһәрләрдә булдык. Аталган посылкаларны ияләренә, үз кулларына тапшырырга тырышабыз. Минем белән, нигездә, авыл җирлекләре башлыклары бара. Якташларыбыз янында район башлыгы Рамил Айбатов та булып кайтты.

-Юлда нинди проблемаларга тап булырга туры килә?

- Әүвәл авыррак иде, юллар начар, элемтә юк. Хәзер инде элеккеге кебек түгел, юллар да яхшы, элемтә дә бар. Ике көндә барып җитәбез, гомумән, 5 мең километрга якын ара узып кайтабыз. Юлның кыенлыгын күрмим, атна саен барырга да әзер. Гуманитар йөк белән барганны күреп, юл инспекторлары да туктатмыйлар. Дөрес, анда барып җиткәч, блокпостларда бик тикшерәләр. 

-Махсус операциядәге егетләргә хәзер ниләр кирәк? Үзләре нәрсәләр сорыйлар?

-Әлеге операция башланганда тәэмин итү белән азрак авырлыклар булса, хәзер барысы да җайланган. Беренче мәлне блокпостларда туктатып: “Нинди тәмле әйберләрегез бар?” – дип сорыйлар иде. Хәзер алар азык-төлек белән яхшы тәэмин ителгән.

Егетләргә термокиемнәр, бензин, кул пычкылары, мичләр кирәк иде. Утын ягып җылыта торган «буржуйкалар» да күп җыелды, алары да җитәрлек . Хәзер үзләре дә: «Бернәрсә дә кирәкми, бар нәрсә дә булды. Ашарга да җитә, киемнәр дә әйбәт», – диләр.

Без юлга чыгар алдыннан, алдан шалтыратып, ниләр кирәклеген белешәбез һәм заказ биргән әйберләрне алып барырга тырышабыз.

Бүген аларга, нигездә, квадракоптерлар, тепловизерлар, генераторлар, автомобильләр, менә шундый кыйммәтле әйберләр зарур.

Тиздән тагын бер автомобиль алып барачакбыз. Якташларга рәхмәт, бу эштән беркем дә читтә калмый. Битараф булмаган, киң күңелле кешеләр бик күп, азык-төлек, медикаментлар, кием-салым һәм башка әйберләр китерәләр. Дусларга, танышларга мөрәҗәгать итәм - баш тартмыйлар, ярдәм итәләр. Әйтик, эшмәкәрләр Юрий Игнатьев, Рәмис Минханов, Юрий Владимиров һәм башкалар бик булышалар.

-Чирмешәнлеләр сезне көтеп торалардыр инде?

-Әйе, билгеле, шатланалар. Туган яктан кешеләр килә бит. Аларда кунабыз, мунча ягалар, безне сыйлыйлар. Без бит бер урында тормыйбыз, 3-4 көндә күбрәк якташларыбызны күрергә тырышабыз.

-Андагы халык нинди шартларда яши?

-Хәзер инде тормыш көйләнә. Азат ителгән шәһәрләрне торгызалар, фронт линиясеннән ерак урнашкан шәһәрләрдә, торак пунктларда тормыш акрынлап үз хәленә кайта.

-Җирле халык  ничек каршы ала?

-Очраткан, аралашкан кешеләр тарафыннан дошманлык сизелми, негатив юк. Нормально сөйләшәләр, сорашалар, үзең сорасаң, җавап бирәләр.

 

-Алай да фронт ерак түгел бит, куркытмыймы?

-Юк, дисәм - алдармын. Төрле чаклар була, бу турыда уйламаска тырышам.

 

Риф Зарипов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев