Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якташыбыз Рәмзия Мөхәммәтҗанова тәүге китабын чыгарды

Тәүге шигырьләрен бик яшьли кәгазь битенә төшергән Рәмзия Мөхәммәтҗанова 60 яшьлек юбилеена китап чыгарып гаҗәпләндерде. Әлеге җыентыкта урын алган бик мәгънәле шигырьләренең, чәчмә әсәрләренең күбесе соңгы берничә елда язылган.

- Гомер тиз узды, - ди Рәмзия Шакир кызы. – Төрлесе булды. Хыялларның күбесе тормышка ашты, әле һаман хыялдагылары да байтак.

Бер төсле ул көннәр

Үтәләр тезелеп,

Ә күңел нәрсәдер

Гел көтә өзелеп.

Бик эмоциональ, хыялый кеше ул, ашкынып, хисләнеп яши, язмыйча тора алмый. Укытучы, педагог, журналист, мәктәптә, район газетасы редакциясендә, хакимияттә тормыш тәҗрибәсе туплаган, һәрнәрсәгә үз карашы булган Рәмзияне районда яхшы беләләр. Менә дигән, мәгънәле, образларга тулы шигырьләре белән шигърияткә дә дәрәҗә өстәде ул. Әйе, бүген шулай дияргә нигез бар.

Каләм остасы, сәләтле шагыйрә Рәмзия Шакир кызының 500 данә тираж белән, затлы кәгазьдә, матур бизәлеп басылган “Үзең бул” китабын бәйрәм ясап тәкъдим иттеләр – авторның элеккеге һәм хәзерге хезмәттәшләре, дуслары, әдәбиятка гашыйк райондашлар катнашында район мәдәният йортында узган кичә барышында мактау сүзләре күп әйтелде. Якташыбызның китабы чыгу бер вакыйга булса, аның 60 яшьлек юбилее – үзе бер истәлекле көн. Шуңа да кичәгә Казаннан “Чирмешән якташлыгы” җәмгыяте вәкилләре, башка ерак җирләрдән дә кунаклар кайткан.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалетдинов бүген аграр техникумда эшләүче Рәмзия Шакир кызы Мөхәммәтҗановага-Долгополовага, хезмәте, казанышлары өчен рәхмәт белдереп, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Сәхнәгә күтәрелеп, теләкләрен сүз һәм җыр аша белдерүчеләр, гомумән, күп булды бүген.

Үзең булу шундый рәхәт икән, ди Рәмзия. Шигырьләрендә дә ул фикерләрен үз тормышы, үз язмышы аша җиткерә белә. Күзәтүчән кеше. Хис, сүз байлыгы әсир итә. Ул да мәңгелек мәхәббәт темасын читләтеп үтми, аеруча хатын-кызның эчке халәтен, гүзәл затлар психологиясен шигырь юллары аша җиткерергә омтыла.

Мин яшәргә синсез дә өйрәндем,

Сагынмыйм да сине, саргаймыйм.

Тик нигәдер сине күргәч сөенәм,

Ник сөенәм – шуны аңламыйм.

Әти-әниләренә, туганнарына, күршеләренә, гомер юлында очраган мәрхәмәтле кешеләргә, китабын чыгарырга булышкан хәйриячеләргә дә сүзе бар, аеруча чыгымнарны күтәрешкән Җәлил Мөхәммәтшинга, Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларга рәхмәте чиксез.

Укырга рәхәт аның шигырьләрен һәм хикәяләрен, дәва сыман алар.

“Үзең бул” китабын Рәмзия Мөхәммәтҗанованың туган авылы Лашманда да бәйрәм ясап тәкъдим итәргә җыеналар.

Ә син яз, Рәмзия, яз. Каләмең тутыкмасын, хисләрең ташып торсын, осталыгың артсын, шигырьләрең җырга күчсен. Үзең булып кал!

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев