Якташыбыз иҗаты белән танышыгыз
Автор: Фәүзия Фәррахова (Лашман-Башкортстан)
Яшьлегемә хат
Яшьлегемә хатлар яза алсам,
Ниләр диеп язармын икән?
Сагынуымны әйтеп бирер өчен
Нинди сүзләр табармын икән?
“Тик бер генә көнгә кайт әле,”-
Язып карыйм микән яшь чакка?
Ниләр диеп җавап бирер икән?
Риза булыр, бәлки, чынлап та?
“Кайсы көнне кабат кайтарыйм?”-дип
Сораса ул- ниләр әйтермен?
Гүзәл яшьлегемнең hәрбер коне,
hәр мизгеле миңа кадерле.
“Бәхет тулы көнне кайтар,”-дисәм-
Алар бигрәк күп бит яшьлектә.
Берсе кайтса- икенчесе кала,
Сайлый алмам кебек ничек тә.
Утлы китап
Яшьлек бит ул утлы китап кебек-
Уку белән яна битләре.
Тагын бер кат әле укырмын, дип
Юкка-бушка өмет итмәгез.
Ялкынында кайчак өтелсәм дә,
Шуннан яхшы китап күрмәдем.
Ашыга-ашыга аны укып чыктым,
Укып беткәнемне сизмәдем.
Язмыш язган утлы бу китапны
Һәрберебез укый йотылып.
Утларында пешми, көйми генә
Беркем кала алмас котылып.
Утлы китап булып янды яшьлек,
Эчтәлеге барыбер исемдә.
Һәр хәрефе, нокта, өтерләре-
Булды микән кирәк җирендә?
Дөрли-дөрли янды утлы китап,
Җылысы житәр бөтен гомергә.
Күп урында калды сораулары-
Җавап табалмастыр беркем дә.
Яшьлек бит ул утлы китап кебек-
Ялкынланып янды, дөрләде.
Хәзер көлен купме актарсаң да,
Табалмассың яшьлек эзләрен.
Туган якка юллар
Туган якка юллар төшсә,
Канат үсә иңемдә.
Кошлар кебек, очып кайтам.
Якты уйлар күңелдә.
Туган якта якын миңа
Чөгендер басуы да.
Җанга рәхәт, тәнгә сихәт,
Иркен тын алуы да.
Туган якта туфрак башка,
Башка эчәр суы да.
Йолдызларның җем-җем итеп,
Миңа күз кысуы да.
Монда кошлары да башка:
Сандугачлар моңлырак.
Сыерчыклары уңганрак,
Чыпчыклары тыйнаграк.
Туган якта юкка чыга
Бөтен борчылуларым.
Сабый чактагы шикелле
Татлыдыр йокыларым.
Бала чакка кайттым кебек
Туганнарым янында.
Бөтен тормыш, гүя, алда,
Барлык хыялларым да.
Уй- хисләрне яңартырга,
Туган якка кайтыгыз.
Анда кайтып, кабат тумый,
Я, әйтегез, кайсыгыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев