Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якташыбыз гөмбә җыярга Марий Эл урманнарына кадәр барган

Быел ел коры булгангамы, районда гөмбә уңышы бик сөендермәде. Әмма, ни гаҗәп, Чирмешәннән Гөлүсә Җәмилова әлеге ризыкны хәтта быел да кышкылыкка дистәләгән банка тозлап куйган.

- Әйе, быел Чирмешәндә гөмбә күп булмады. Без аларны чит районнардан җыйдык: Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Аксубай, Самара якларына йөрдек, хәтта Әгерҗегә, Марий Эл урманнарына кадәр барып җиттек, - ди Гөлүсә ханым. - Нурлат, Әлмәт якларында баллы гөмбә (опята), җирән гөмбә (рыжик), Самара урманнарында гөреждә (груздь) “уңды”.

- Баллы гөмбә дигәннән, бездә халык, нигездә, шуны белебрәк җыя бугай. Үзем дә октябрь аенда әллә ничә урманны урадым – әмма “опята” тапмадым.

- Азрак булса да, анысы бездә бар, урыннарын гына белергә кирәк. Хәзер булмас инде, туңдырды.

- Фотоларыгыздан күренгәнчә, чиләк-чиләк гөмбә җыйгансыз, нишләтеп бетерәсез?

- Тозлыйбыз, маринадлыйбыз, гөмбә уылдыгы – икра ясыйбыз, - диде Гөлүсә Рәфыйк кызы.

- Агулылары эләгер дип курыкмыйсызмы?

- Юк инде, мин тәҗрибәле гөмбәче, бала чактан ук җыям. Бу яктан кызым да оста.

- Күпне эшкәртәсе дә ансат түгел.

- 6-7 чиләкне бер кичтә эшкәртергә туры килә. Төнге бергә, икегә хәтле  эшлим дә, иртәнге җиделәрдә тагын чыгып китәм, мәшәкате күп булса да, бу шөгыль миңа ошый. Кызык кына күзәтү: элек булмаган гөмбәләр соңгы елларда безнең якларда да күренә башлады. Чура имән гөмбәсе, русча дубовик крапчатый дип аталганы Әлмәт якларында очрады. Дөрес, быелның 1 октябреннән аларны җыярга ярамый, чөнки “Кызыл китап”ка кертелде.  Полубелый дигәне белән дә шундыйрак хәл.

- Урманда йөрү куркыныч та бит әле.

- Әйе, быел Чумачка якларындага имәнлектә 7-8 баласын иярткән әкәмәт зур кабан дуңгызына тап булдык.  Бик якын, 30 метрлап арада күзгә-күз карашып тордык. Минем үз гомеремдә ул кадәр үк курыкканым юк иде. Кычкырынгач, китеп барды үзе.

- Ә еланнар?

- Алары да күп. Карап йөрергә инде, өсләренә басмаска. Үзенә тимәсәң, зыян итмиләр,чага торган зәһәр, кара елан (гадюка) һәм тузбаш (уж) еш очрый.

- Быел урманнарда талпан да азды, диделәр.

- Анысы бөтенләй күп. Безнең машинаның төсе ак, кайбер көннәрдә шуны нык сырып алган булалар. Талпан кадалуын кадалмады, кайбер  урманга бер кереп чыгуга, өс киеменнән 15-20не җыеп алганыбыз бар. Талпан Лашманның Килмәгендә, Шентала урманнарында күбрәк булды сыман, - диде гөмбәче.   

Гөлүсә Җәмилова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев