Түбән Чегодай ветераннарына күчтәнәч китергәннәр
Түбән Чегодайда яшәүче барлык өлкәннәрне – иллеләп кешене Яңа ел уңаеннан күчтәнәчләр салынган пакетлар биреп сөендергәннәр.
Аларны шушы авылда туып-үскән игелекле эшкуарлар әзерләгән. Бүләкләрне Кыш бабай һәм Кар кызы үзләре китергән.
Әтисе хәрби операция зонасында һәлак булган Мәликә Хожаевага Кыш бабай һәм Кар кызы үзләре бүләк әзерләп биргәннәр.
Әбиләрнең һәм бабайларның болай зурлауга күңелләре булып, юмарт авылдашларына рәхмәтләрен ирештерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев