Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Гыйниятуллиннар гаиләсе Әмирдә концерт куйды

Һәр гаилә үзенчәлекле. Һәрберсенең үз тарихы бар. Бары гаиләдә генә, туганнарыбыз, якын кешеләребез арасында үзебезне бәхетле тоеп яшибез. Ә инде барысы да җыр-моң сөючеләр булса, бу гаилә икеләтә бәхетледер.

Тәскирә һәм Хөснелгата балалары

Әмир авылыннан Гыйниятуллиннарны районда белмәгән, аларны хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Нәселләрендә һәрберсе үзенчә талантлы. Шушы көннәрдә әлеге музыкаль гаилә авылдашларына зур бүләк ясады, ике сәгатькә якын сузылган концерт программасы тәкъдим итте. Алар башкарган элеккеге истәлекле җырлар, барыбызның да күңел түренә үтеп керде, беркемне дә битараф калдырмады.

Тәскирә һәм Хөснелгата Гыйниятуллиннарның балалары, оныклары һәм оныкчыклары төрле төбәкләрдә, шәһәрләрдә яшәп, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Кайберәүләре бәхет эзләп читкә китмәде, туган якта төпләнеп калдылар. Концерт көнне Гыйниятуллинарның дүрт буын вәкилләре Әмир авылының мәдәният йортына җыелдылар. Кызганыч, бөтенесе кайта алмадылар шул.

Озак еллар сәүдә тармагында хезмәт куйган Тәслия апа Вилданованы районда күпләр белә. Ул Хөснелгата бабай белән Тәскирә әбинең олы кызлары һәм сәхнәгә чыгучылар арасында да иң олысы иде.

-Гаиләдә җиде бала үстек: дүрт малай һәм өч кыз. Олы абыйларыбыз Әсхәт белән Рәшит инде мәрхүмнәр, мин өченче бала булып дөньяга килгәнмен, миннән соң Әлфия, энем Әхтәмнең дә гомере кыска булды, аннары Халисә, төпчегебез Хәлил, - ди Тәслия апа. – Әти белән әни гомер буе колхозда эшләделәр. Безне дә баштан сыйпап тормадылар, яшьтән үк эшкә өйрәтеп үстерделәр. Әти бик сабыр кеше иде, әни - артык уңган. Кеше бер гектар чөгендер алса, без өчне эшкәрттек.

Җиде бала, үсеп, гаилә корып, тормышта үз урыннарын табалар, туганнар һәрвакыт аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп торалар. Ә бергә мәҗлесләргә җыелышкач, туганнар күп булгач, җыр-моң башлана. Монда читтән гармунчы эзлисе юк. Әлеге уен коралында Әсхәт абый белән Хәлил абый да уйнаштыргалыйлар. Узган гасырның 80 нче елларында Гыйниятуллиннар “Хыял” исемле гаилә ансамбле оештыралар. Район сәхнәсендә генә түгел, республикакүләм чараларда да катнашып, бик күп грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнәләр. Аларның җырлавын хәтта республика радиосыннан да тапшыралар...

Тәслия апа концертны әниләргә багышланган матур мәнәҗәттән башлап җибәрде. Югалып калмады, сәхнәдә үзен иркен тота. Тәҗрибәле артист шул. Ул да “Хыял” составында җырлаган, үзешчәннәр смотрында да катнашкан.  Югары Кәминкә авылында гомер итүче Әлфия апа бәйрәмгә ике кызы: Гөлфия һәм Фәридә белән килгән. Әлфия апа җыр башкарды, Гөлфия үзе язган шигырьләрен укыды, ә Фәридә Гыйниятуллиннарның нәсел шәҗәрәсен төзегән икән.

-Тәскирә әби белән Хөснелгата бабайның 7 баласының 22 оныгы бар. Өченче буында - 39, дүртенчесендә тагын 22 кеше исәпләнә. Шулай итеп Гыйниятуллиннар нәселендә генә дә 100гә якын кеше, - ди Фәридә Нурмиева.

Сүз уңаеннан, бүген Казанда яшәүче талантлы баянчы, җырчы, мәҗлесләр алып баручы Илдар Мәссаров та Гыйниятуллиннар нәселеннән,  ул Халисә Хөснелгата кызы улы. 

Булганнан бар да була

Әсхәт абый белән Рәхилә апа гаилә корып авылда калалар. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшь Әсхәтне колхоз идарәсенә бухгалтер итеп эшкә чакыралар. Рәхилә апа колхозда эшли. Аларның бер -бер артлы алты балалары: Ралия, Рәмзия, Әкъдәс, Ильяс, Марат, Кадрия  дөньяга килә. Әсхәт абый белән Рахилә апа икесе дә матур җырлый, балалары да кечкенәдән үк җыр-моңга гашыйк булып үсәләр. Өч уллары да баянда уйнарга өйрәнә. Алар гына түгел, хәтта Ралия апа да әлеге уен коралын үз итә.

Әкъдәс абый авылда уза торган чараларда гел катнаша, район мәдәният йорты сәхнәсендә дә чыгыш ясый. Оста баянчыны башка авылларга да чакыралар. Тыйнак, сабыр кеше ул.

- Безнең күршеләрдә - Исмәгыйль абый Шәрәфетдиновларда гармун бар иде. Мин шунда йөреп, гармунда уйнарга өйрәндем. Аннан соң әти кибеттән үземә баян алып бирде. Ул: “Бер көй уйнап күрсәтсәң, мин сиңа баян алып бирәм”, - дигән иде. Сүзендә торды. Гомерем баян белән үтте дисәм дә була. Элек авылда йорт саен диярлек гармунчылар бар иде. Бик оста уйнаучылар: Рафаэль Мәҗитов, Исмәгыйль Ситдыйков, Илфак Хөббетдинов һәм башкалар.  Гармунчылар күп булса да, мәҗлесләргә ешрак мине чакыралар иде. Гармунчының урыны түрдә диләр дә. Гел түрдә утырасы да килми. Әйтик, элек яшьләр уены була иде. Утырасың кич буе баян тотып, башкалар бииләр. Кызларның билен дә тотып калып булмады, - дип ахырдан шаярып та куйды Әкъдәс абый.

Хәзер гармунчылар күп түгел. Яшьләр моңа тартылмыйлар. Әкъдәс абый, иң мөһиме, теләк кирәк ди. “Азапланып утырсаң, чыга ул”, дип тә куйды. Белмим шул.

Әкъдәс абыйның җырлавын да, баянда уйнавын да әмирлеләр бик ярата. Ул сәхнәгә чыкмаса, концерт концерт булмады, дип тә куючылар бар. Ул үзе генә дә баянда уйнады да, җырлады да. Энесе Ильяс белән дә сәхнәгә чыктылар.

Булганнан бар да була диләр шул. Ильяс абый да бу көнне баянны кулыннан бер төшермәде. Туганнарын җырлатты гына, үзе дә осталыгын күрсәтте. Аңа да авылдашлар алкышларны кызганмадылар. Ралия апа, аның киленең Ләйсән, туганнан туганнары Фәридә апа да тамашачыларны матур җырлары белән сөендерделәр.

Очрашуга Балык Бистәсе районында яшәүче төпчек кызлары Кадрия дә тормыш иптәше белән кайткан иде, ул да башка туганнары кебек үз осталыгын күрсәтте, яраткан җырларын башкарды. 

-Бүген күптәнге хыялым тормышка ашты, - диде ул. – Авылыбызда туганнар белән концерт куйдык. Безне зурлап хөрмәт итеп килүчеләргә, әлеге кичәне оештыручыларга, барыбыздан да бик зур рәхмәт.

Оештыручыларга килгәндә, авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова тырышлыгы белән үткән матур кичә халык күңелендә озак сакланыр.

Менә шундый җыр-моңга гашыйк гаилә. Булган җыр, музыка сәләте,  киләчәк буыннарга да күчеп, нәсел дәвамчылары әлеге буын турында шулай горурланып сөйләсеннәр, үзләре дә җырлап, шатланып яшәсеннәр иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев