Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Фронтовик якташыбыз Әхмәт бабайга быел 100 яшь тулачак

Якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Сөләймановка быел, ноябрь аенда, бирсен Ходай, 100 яшь тулачак.

Дөрес, Әхмәт Рамазан улы инде берничә ел Яр Чаллы шәһәрендә, балалары янында яши. Туймәттә туган, Түбән Кармалка авылында гомер иткән якташыбыз, белешүебезчә, күз тимәсен, аягында йөреп тора икән.

Түбән Кармалка авылында торган вакытында, егерме еллар элек, безгә аның хакында видеосюжет әзерләргә туры килгән иде. Җор теле, зиһенле ветеранның сыңар кулы белән оста итеп, елмаеп-көлеп, бәрәңге әрчеп күрсәткәне әле дә истә.

Әйе, Әхмәт бабайның бер кулы юк, ул аны 1943 елда сугышта югалткан. Гомумән, 1942 елда  18 яше тулыр тулмас фронтка киткән Әхмәт сугышта өч тапкыр яралана, бер тапкыр контузия ала. Ул Ленинград, Украина фронтларында сугышкан, укчылар отделениесе командиры булган.

Әхмәт Сөләйманов Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Ленинград оборонасы өчен” , Жуков медальләре белән бүләкләнгән.

Якташыбыз Җиңү бәйрәмен 1945 елның маенда Чехословакиядә, госпитальдә каршылый. Сугыштан соң Нурлат заготзерносында склад мөдире, Түбән Кармалкада  авыл Советы рәисе һәм 26 ел Түбән Кармалка мәдәният йорты директоры булып эшли.

Ветеран, мәрхүмә хатыны Фәния апа белән,  ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергән.  

Сөләймановлар гаилә архивыннан фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев