Фәнис Нуретдинов – Чирмешән районының Мактаулы гражданины
Иске Кади авылында туып үскән якташыбызга әлеге дәрәҗәле исемне тантаналы итеп район Сабан туенда бирделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Фәнис Нуретдинов 1952 елгы. Ул КамАЗ төзелешенә авылдан комсомол юлламасы белән киткән, анда электр белән эретеп ябыштыручы, кошчылык фабрикасында, типографиядә хезмәт куйган.
Фәнис Барый улы – спортчы. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында армрестлинг буенча ун тапкыр Татарстан чемпионы, Россия, Европа чемпионы булган шәхес. Якташыбыз – Россиянең спорт мастеры һәм халыкара класслы спорт мастеры, бик күп медальләр иясе.
Яр Чаллыда яшәсә дә, Фәнис Нуретдинов туган ягы белән араны өзмәде һәм район тормышында актив катнашты. “Иске Кади авылы” китабы авторларының берсе. Шулай ук “Чирмешәнем, Чирмешән” җырының сүзләрен язган иҗади кеше.
2005-2015 елларда Фәнис Барый улы Яр Чаллыдагы якташлык җәмгыятен җитәкләде. Бу чорда Яр Чаллыда да, Чирмешәндә дә якташлар белән бик күп очрашулар оештырылды.
Фәнис Нуретдинов гаиләле, ике ул үстергән, ике оныгы бар.
Район Советының узган атнадагы утырышында депутатлар әлеге якташыбызга “Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирү хакындагы Карарны хупладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев