Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Евгений Зорин. Без сине онытмыйбыз

Украинада һәлак булган рядовой Евгений Зоринны җирләгәннән соң бер елдан артык вакыт узды. Ләкин без үз каһарманнарыбызны онытырга тиеш түгел.

Евгений Александрович Зорин 1980 елның 21 маенда Күтәмә авылында туган, монда үскән, авыл мәктәбендә укыган. 2022 елның 7 июнендә үз теләге белән, контракт буенча, Украина территориясендә махсус хәрби операциягә китә, шул ук елның 13 июлендә һәлак була. Үлемнән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

- Женя һәрвакыт характер ныклыгы, үзсүзлелеге белән аерылып торды. Спорт белән шөгыльләнде, аеруча волейбол уйнарга яратты. Ул бик игелекле, намуслы, башкаларның уңышларына шатлана белә иде, бәлки шуңа да аны барысы да яраткандыр, - дип искә алды аның укытучысы Валентина Зорина. - Сыйныфташлары өчен абруйлы иде, алар аның фикерен тыңладылар. Укытучыларга да хөрмәт белән карады. Җәй көне дә ял итмәде, югары сыйныфларда каникуллар вакытында колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде.

Мәктәпне тәмамлагач, Евгений армиядә хезмәт иткән, Чечняда террорчылыкка каршы операциядә катнашкан. Үз теләге белән сугышка киткәнче,  нефтьчеләрдә эшләгән.

Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, районга эшлекле визиты вакытында, рядовой Евгений Зоринның тол хатынына иренең хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык орденын тапшырды. Геройны үлгәннән соң бүләкләү турында Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.

Хәрби хезмәткәрнең гаиләсе белән сөйләшкәндә, Миңнеханов аның әти-әнисенә лаеклы ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм һәлак булган кешенең якыннарына барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды.

Быел каһарманның туган авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Евгений Зоринаның  хатыны һәм ике баласы: 13 яшьлек кызы һәм 12 яшьлек улы, калды.

Кадыйр Гомәров һәм Зориннарның гаилә архивы фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев