Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Электрчы якташыбыз мал асраудан тәм таба

Чирмешәндәге Энергетиклар урамында мөгезле эре терлек тотучы Гайнетдиновлар гына. Алар бер үгез көрәйтә.

- Элек һәр йортта диярлек сыер асрадылар, - ди Әмир Гаяз улы. – Хәзерге йортка күченгәч, без башта ярминкәдән сыер сатып алдык. Ул унөч ел итле, сөтле итте. Соңгы елларда берәр генә булса да бозау үстерәбез. Мал тотарга оешмабыз җитәкчесе нык кыстады, малсыз тормагыз, азык табарга үзем булышам, диде. Сүзендә торды.

Шәһәр егете Әмир тумышы белән, ул Нурлатныкы, Чирмешәнгә килгәч менә шулай мал асрарга гадәтләнә. Бу эшне һич кыенсынмый. Бүгенге, тиресе дә елкылдап торучы, чип-чиста, симез үгезләрен биш айлык чагында алганнар. Мал ашаса кызык бит, аларның үгезләре болын печәнен “ура” гына, фуражны да ялт иттереп куя, кишер, чөгендер, бәрәңгене дә яратып ашый. Алдында тоз гел бар.

- Печәнне үзем хәстәрлим, -  ди Әмир Гайнетдинов. – Мин пенсиядә бит, буш вакыт күп. Триммерны кабызып бер-ике селтәнсәң дә көнлек печән әзерләп була. Үләннәр безнең өй янәшәсендә үк, еракка барасы түгел. Азык ташырга үзебезнең әрҗәле УАЗны кабызам. Бер үгезне суярлык хәлгә җиткерү өчен бер тонна чамасы бөртек ваклыйбыз.

Район электр челтәрләрендә 36 ел оператив кизү бригадасында макталып эшләгән Әмир Гаяз улын районда күпләр белә. Элек алар ял көннәрендә дә буш тормаганнар, колхозларның көчле вакыты бит, электрчыларга шабашка да туры килгән. Нәрсәдер эшләгәч, хезмәт хакына печәнен дә, фуражын да кызганмыйлар.

Озак еллар район үзәк больницасында хезмәт куйган Халисә Сәгыйть кызы белән башта тулай торакта яшәгәч, соңрак, 30 ел элек, алар Энергетиклар урамына күченәләр. Лашмандагы подстанция йортын Чирмешәнгә күчереп күтәрәләр, тыштан, эчтән дә матурлыйлар. Бер кыз, бер малай үстергәннәр.

Электр челтәрләрендә дә хөрмәтле булды Әмир Гайнетдинов. Еш кына аны төрле бәйгеләргә дә алып баралар, призлы урын яулап, бүләкләнәләр. 1994 нче елда бүләккә бирелгән зур, чыдам, тимер термос әле дә кулланылышта икән.

Бу көннәрдә Гайнетдиновлар да бәрәңге алганнар. 7 сутый чамасы зурлыктагы бакчадан гомер күрелмәгән кадәр, 70 чиләк эре бәрәңге чүпләгәннәр. Уңган кешенең яшелчәсе, җиләк-җимеше дә уңа шул.

- Хәзер иткә сорау бар. Дөрес, без аны үзебезгә тотабыз, балаларга бирәбез. Элек, һич онытмыйм, бер елны бозауларыбыз дүрт башка җитте. Суябыз, итне урнаштырып булмый. Күршеләр дә мал тота торган чак бит, - ди Әмир Гаяз улы. – Бүген хәл башка. Итеңне зур-зур суыткычларда сакларга да мөмкин.

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев